Төркия портында шартлау булган: 12 кеше зыян күргән

Төркиянең Дериндже портында шартлау булган, нәтиҗәдә кимендә 12 кеше яраланган дип фаразлана. Моннан тыш, 16 ашлык терминалының 13е зыян күргән. Бу хакта Коджаэли шәһәре мэры Таһир Бююкакын Haberturk телеканалы эфирында хәбәр итте.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, шартлау портның контейнер өлешенә зыян китермәгән. Урынга оператив рәвештә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм медиклары килгән.
Инцидент нәтиҗәсендә 12 кеше яралана, аларның икесе авыр хәлдә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шартлауның сәбәбе — суднога төягәндә ашлык тузаны  кысылу дип фаразлана. Үз чиратында, мэр бу хәлнең ваемсызлык аркасында килеп чыгуы мөмкин дип белдерә. Шартлауның төгәл сәбәбен белгечләр ачыклый.


Фикер өстәү