Авылда яшәүче 78 яшьлек бабай кызының киявен үтергән һәм үзенә кул салган

Барысы да үзара ызгыш-талаштан башланган.

Тикшерүчеләр 52 яшьлек ир-атны үтерү очрагын тикшерәләр. Мәрхүмнең мәетен 6 августта Лаеш районы Пиголи авылындагы бер йортта тапканнар. Ир-ат утлы коралдан күкрәгенә атудан һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта шушы авыл тирәсендәге урманда 78 яшьлек йорт хуҗасының мәете табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул үз-үзенә кул салган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, ял көннәрендә 52 яшьлек ир-ат бергә яшәгән хатынының әтисе йортына кайткан. Йорт хуҗасы кызының танышы белән ачуланышкан, тегесе аңа тупас итеп җавап кайтарган. Шулчак пенсионер мылтык алып, ирне атып үтергән. Шуннан соң, машинасына утырып, урманга киткән һәм үзенә кул салган.

Фото: социаль челтәр

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү