Бүген социаль челтәрләрдә Казанның Беломорская урамында “Лада” рулендәге 19 яшьлек егетнең ике хатын-кызны бәрдерүе турында хәбәрләр таралды.
“Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, бу хәл светофорсыз юл кичүендә булган.
45 һәм 21 яшьлек ике хатын-кызга зыян килгән. Медиклар аларны хастаханәгә озаткан.