Рөстәм Миңнеханов Яңа ел вакытында иминлекне тәэмин итү өчен берничә йөкләмә бирде

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде.

Ул, аерым алганда, якынлашып килүче 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителүен искәртте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чаралары вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. «Массакүләм чаралар оештыру куркынычсызлык чараларын тәэмин итүне таләп итә, диде ул. — Аларны оештырганда һәм үткәргәндә террорчылык характерындагы потенциаль куркынычларны һәм гадәттән тыш хәлләрне исәпкә алмыйча булмый. Муниципаль берәмлек башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә алдагы ял көннәрендә вазыйфаи затларның кизү торуын оештырырга, барлык хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәргә, иминлек таләпләренең үтәлешен шәхси контрольгә алырга кирәк».

Җирле хакимият органнары, ТКХ предприятиеләре һәм башка хезмәтләр тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәре аерым игътибар таләп итә, чөнки бу чорда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы арта.

Моннан тыш, температураның кискен үзгәрүе фонында күп фатирлы йортларның һәм башка биек биналарның түбәләреннән кар төшү куркынычы бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм узган атнада Түбән Камада 8 яшьлек малайга бозлы кар төшкәнен искәртте. Баш мие җәрәхәте алган бала хастаханәгә озатылган. «Бу мәсьәләләргә һәрберегезнең аерым игътибаритүегезне сорыйм. Яңа бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен йорт түбәләрен һәм балконнарны кардан чистарту өчен җаваплы милекчеләргә һәм идарәче компанияләргә таләпләрне көчәйтергә кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Шулай ук алдагы ял көннәрендә йорт яны территорияләренең һәм тротуарларның торышын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, ТКХ оешмалары җитәкчеләренә, ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына һава торышы үзгәрешләре искә алырга. Гражданнарның иминлеге иң беренче чиратта юллар, ишегаллары, җәмәгать киңлекләре һәм торак фондының сыйфатына бәйле».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук халык арасында газ җайланмалары белән эш итү буенча аңлату эшен көчәйтергә кушты.

«21 декабрьдә Зеленодольск районының Осиново шәһәрендә ике катлы торак йортта газ шартлган. Авыр хәлдә зыян күрүчеләрнең берсе РКБга китерелә. Газ һәм торак хезмәтләренә абонентларның челтәрләргә тоташуын, вентиляция системасын тикшерергә кирәк. Җирле хакимият органнарына эшләрнең үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә кирәк. Кызганычка каршы, мондый фаҗигаләрнең сәбәбе еш кына кеше факторы була», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул халык арасында газ җайланмалары белән саксыз эш итүне кисәтү өчен аңлату эшен көчәйтергә кушты.

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә тәртип һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү турында Эчке эшләр министрының Татарстан Республикасы буенча урынбасары – полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте. Ул массакүләм чараларны оештыручылар өчен мәйданчыкны тикшерүне, стационар яки вакытлыча койма булуны күздә тоткан чараларны үткәрүгә таләпләр куелуын искәртте. «Узган ел Яңа ел чаралары вакытында кайбер муниципалитетларда әлеге таләпләрне үтәү буенча җитди кисәтүләр булды, — дип ассызыклады ул. — Ел дәвамында без район җитәкчеләренең игътибарын кирәкле чараларны үтәү зарурлыгына юнәлттек. Һәр чараны үткәргәндә диярлек кимчелекләр була. Әйтик, Республика көне вакытында Әтнә, Аксубай, Югары Ослан, Минзәлә, Тәтеш һәм Саба районнарында кабат хокук бозулар ачыкландын. Аннары 15,16 декабрьдә Яңа ел шәһәрчекләрен ачуга бәйле чаралар үткәргәндә Алабуга, Әлки, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарында кимчелекләр ачыкланды».

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү