Үзәк Банк төп ставканы 16 процентка җиткергән

Россия Үзәк Банкы, бүген узган утырыш йомгаклары буенча төп ставканы 1 процентка күтәреп, 16 процентка җиткергән. Исегезгә төшерәбез: 27 октябрьдән төп ставка күрсәткече 15 процент иде.

“Агымдагы чорда инфляция югары дәрәҗәдә булып кала. 2023 ел йомгаклары буенча аның 7,0–7,5% тәшкил итүе көтелә. Шул ук вакытта, Россия Банкы бәяләмәсе буенча, быел тулаем эчке продукт күләменең үсүе октябрь аендагы фараздан артыграк булып, 3 проценттан артып китәчәк”, – диелгән Үзәк Банк хәбәрендә.


Фикер өстәү