Үзәк банк төп ставканы бер елга бишенче тапкыр күтәргән

Россия банкы Директорлар советы утырышы йомгалары буенча төп ставканы (ключевая ставка) быел инде бишенче тапкыр күтәргән.

Бу юлы – 0,25%ка. Шулай итеп, еллык ставка 6,75%ка җитеп, күрсәткеч 2019 елның сентябрь-октябреннән бирле иң югары дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Әлеге чара инфляция темпын киметү һәм рубль курсын ныгыту максатында күрелә. Ул кредитлар һәм депозитка салынган акчалар проценты үсүгә китерергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: Үзәк банк язын төп ставканы 0,25%ка арттырды (еллык ставка 4,5 процент булды). Шуннан соң тагын ике тапкыр 0,5шәр процентка күтәреп, еллык ставканы 5,5 процентка җиткерде. Июль аенда исә бөтенләй дә тулы бер процентка үстереп (2014 елның декабреннән бирле мондый хәлнең күзәтелгәне юк иде), еллык ставканы 6,5%ка әйләндерде.

Төп ставка – иң түбән дәрәҗәдәге процент ставкасы. Үзәк банк шушы ставка белән коммерцияле банкларга кредитлар бирә.


Фикер өстәү