Казан урамнары буйлап «Әдәби автобус» йөрде: моны күргән халык шаккатты

Бүген Казандагы 1 номерлы автобуска утыручылар үзенчәлекле тамаша шаһиты булды. Көн дәвамында башкала урамнары буйлап «Әдәби автобус» йөрде. Елга портыннан алып Дәрвишләр бистәсенә кадәр сузылган маршрутның һәр тукталышы шагыйрь һәм язучыларыбызның әсәрләре белән үрелеп барды. Танылган әдипләребез үз иҗат җимешләрен үзләре үк укыды.

Яшерен-батырын түгел, башкала халкы бу яңалыкны гаҗәпләнебрәк кабул итте. Бу аңлашыла да. Без әле мондый үзенчәлекле автобусларда йөреп ияләнмәгән бит. Өстән яңгыр коеп торган көзге бер иртәдә, ашыга-кабалана эшкә ашыккан шәһәр халкының кисәк кенә әдәби мохиткә килеп эләгүе үзе үк – гаҗәп хәл. Шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән автобус уртасында Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплардан торган күргәзмә дә оештырылган иде. Пассажирлар арасында аларны сатып алучылар да булды. Бу көнне барлык китаплар да ташламалы бәядән сатылды. Казанның 413 нче балалар бакчасы мөдире Роза Кадыйрова яраткан язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабын алды.

– Шулкадәр көтелмәгән хәл булды. Килеп керешкә, башта нинди бәйрәм икән, дип торам. Искиткеч яңалык бу. Моны алга таба да дәвам иттерергә кирәк. Халыкны татар әдәбиятына якынайту, китап укучылар санын арттыру өчен менә дигән ысул. Үзем дә татар китапларын бик яратып укыйм. Бик күп әсәрләрне яттан беләм. Соңгы тапкыр Нәбирә Гыйматдинова китабын укыдым. Бүген дә аның китабын сатып алдым. Мондый китапны шундый очсыз бәягә алып булыр дип уйламаган идем, – ди Роза ханым.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин «Әдәби автобус» оештыру нияте белән өч-дүрт ел элек үк яна башлаган. «Быел менә, ниһаять, оештырдык. Ул идея бик кызык тоелды. Язучыларыбыз, китапларыбыз, үз продукциябез белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек бу. «Әдәби автобус» –китапка, китап укуга мәхәббәт тәрбияләүең бер чарасы да», – ди нәшрият җитәкчесе. Дөрес, җәмәгать транспортында мондый рухтагы чаралар оештыру кичә-бүген генә туган яңалык түгел. Мисал өчен дөньякүләм танылган Ла Скала театры (Милан), тамашачыларны театрга җәлеп итү өчен, метрода шундый рухтагы флешмоб оештырган. Үзебезнең Әлмәт драма театры да 2015 елдан бирле «Шагыйрь сүзе» дигән әдәби проект алып бара. Төрле әдәби бәйрәмнәрдә, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Саҗидә Сөләйманова кебек күренекле шагыйрьләребезнең туган көннәрендә шәһәр буйлап шигъри автобус хәрәкәт итә. Әлмәт драма театры җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Минаева сүзләренә караганда, пандемия чорында мондый чаралар тукталып торган. Әмма барыбер җаен тапканнар – әдәби әсәрләрне аудиога яздырып, җәмәгать транспортында тыңлатканнар.

Кичә башкала буйлап хәрәкәт иткән «Әдәби автобус»та халыкка шигырьләрен ирештергән шагыйрә Гөлүсә Батталова татар шигъриятенең Казанда нәкъ менә шул форматта яңгыравына шатлануын яшерми.

– Мондый рухтагы чарада беренче тапкыр гына катнашуым. Бик дулкынланып килдем. Әлеге чараның дәвамлы булуын теләр идем. Автобуста яңгыраган шигырьләрне җырлар белән аралаштырсалар да яхшы булыр иде. Халык әле коры шигырь  генә тыңларга ияләшмәгән. Башкалада яшәүче башка милләт вәкилләренең шигырьләре яңгыраса да яхшы булачак, – ди шагыйрә.

«Әдәби автобус»ның тагын бер кунагы – яшь шагыйрь Булат Ибраһимов – мондый чараларны автобуста гына түгел, поезд, самолет, хәтта таксиларда да оештырып карау яклы. «Күреп торабыз: халык моңа шакката. Ләкин ул көндәлек күренешкә әйләнсә, миңа калса, алар бу автобусны үзләре үк көтеп алачаклар», – ди Булат.

Талгын көй уйнап торган автобустагы шигырьле, шагыйрьле, китаплы мохиттә татар китабының киләчәге турында да уйланмый мөмкин түгел. Китап укуны тагын нинди ысуллар ярдәмендә популярлаштырып була?

– Татар китабын укыйлар. Күп кешенең китап кибетенә йөрергә вакыты гына юк, – ди Булат Ибраһимов. – Шуңа күрә кешене китапка ничек тә ияләштерәсе иде. Мисал өчен, тәмәке тартучылар өчен тәмәке сата торган кибетләр бүген адым саен очрый. Китапны да әнә шундый адым саен сатыла торган, кирәкле әйбергә әйләндерәсе килә. Бөтен жирдә күренеп торса, китапны укучылар да, сатып алучылар да күбрәк булыр иде.

«Әдәби автобус»та беренчеләрдән булып шигырьләрен яңгыраткан Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар китабын популярлаштыру өчен, иң беренче чиратта,  әйбәт әсәрләр язарга кирәк дигән фикердә. «Икенче шарт та бар. Халык алар турында ишетеп белергә тиеш. Яхшы пиар кирәк. Хәзер бит яңа китапка рецензияләр дә аз языла», – ди Ркаил әфәнде.

Шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева исә бу юнәлештә эшне иң элек тере китаптан смартфоннарга күчеп беткән яшьләрне гаджетлардан аерудан башларга кирәк дип саный. «Моның өчен китап һәр жирдә яшәргә тиеш. Китап укучылар саны артсын өчен, китапларны кесәгә сыярлык кечкенә итеп кенә чыгарырга кирәк. Кая барсаң да үзең белән йөртерлек булсын. Тагын менә шушындый сенсацияләрне күбрәк ясау да комачауламас иде. Жәмәгать транспорты, китапханә, мәктәп кебек урыннарга кереп, шигьри рейслар оештырып йөрүче команда кирәк», – ди шагыйрә.

Мондый әдәби рейслар киләчәктә дә оештырылыр дигән өмет бар үзе. Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, киләчәктә «Әдәби автобус»ны Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә, автобустан тыш башка төр җәмәгать транспортында да оештырырга җыеналар. «Кешенең бу яңалыкны ничек кабул итүен, беренче «Әдәби автобус»та күпме китап сатылганын анализлап, киләчәктә бу проектны тагын да камилләштерергә исәп», – диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү