«Микулай»ны караганнан соң: «Керәшеннәр эчкече һәм фахишә» дигән фикер уята»

Керәшеннәр турында фильм төшерәләр икән, дип ишеткәч, сөендем һәм аны зур кызыксыну белән көттем. «Гөргери кияүләре» кебек матур гына спектакльдән тыш, кино төшергәннәре юк иде бит әле. «Микулай» да шундыйрак кинодыр дип уйладым һәм бик кызык фильм карау нияте белән телевизор янына килеп утырдым. Әмма…

Беренчедән, фильмның жанрын күреп үк аптырашта калдым. Этнос дигәне аңлашыла, тик менә триллеры… Абау, керәшеннәр турында гомергә бер тапкыр фильм төшергәннәр, анысы да коточарлыкмы? Белерсең, безнең кавем турында елына 5–6 кино күрсәтәләр дип!..

Бераз гына эчтәлегенә тукталып үтим. Төп герой – Микулай хыялый (үткән дип әйтик) тормышында ике мөһим бурыч белән яши. Беренчесе – өч игезәк баласының тууын көтү. Хатыны Начтук инде уналтынчы ае белән бара, тик әле һаман нарасыйларының дөньяга килергә исәбе юк. Хәер, Микулайның үзен дә әнисе карынында бер ел йөрткән… Икенчесе – һәр көн саен авыллары өстеннән очып китүче самолет өчен манара өстендәге сигнал утын кабызу. Учакны дөрләтеп җибәрү өчен мичкәдәге ягулык беткәч, аның хыялдагы тормышы асты өскә килә. Елганы ерып чыгып, ташландык гаражда трактор мае тапканнан соң көтмәгәндә генә никахсыз туган улы белән очраша чөнки.

Ә инде иске фотосурәттә катып калган бер тамчы кан аны чынбарлыкка кире кайтара. Чынбарлыкта бу авылда ул – берьялгызы. Игезәк балалар белән йөкле хатыны да, улы, әти-әнисе, авылдашлары – барысы да үткәндәге тормышыннан. Микулай авылда берүзе калгач, акылдан шашмас һәм телен югалтмас өчен, кеше зурлыгында курчаклар ясаган да шулар белән сөйләшеп йөри…

Дөрес, фильм әйбәт төшерелгән. Микулайны атаклы Виктор Сухоруковның уйнавы гына ни тора! Бекмамбетов фильмнарындагы кебек спецэффектлар картинага ниндидер матурлык, сихри төсмерләр өсти. Фәлсәфәле, әмма катлаулы, урыны-урыны белән аңлашылмый торган, сәер фильм. Монысы – бер хәл, керәшеннәрнең артта калган, аңгыра, азгын, айнымас, караңгы, пычрак кавем итеп сурәтләнүе күңелемә авыр тәэсир итте. Әйтик, фильм башында Микулай, идәннән пычрак алып, нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, аны йөкле хатынының корсагына сылый. Имеш, өшкереп, хәлен җиңеләйтә.   Авыл халкының самолетның качлар белән бизәлгән манара өстендәге учак уты буенча юл табуына ышануы исә теләсә нәрсәгә табынучы надан аборигеннарны күз алдына китерә.

Фильмда күңелгә ятмаган нәрсәләр моның белән генә бетми әле. Микулай дуслары белән бишәүләп авыл фахишәсе – «мәхәббәткә өйрәтүче» Анфиса янына ничек йөргәннәре турында сөйли. Дөрес, бу күренешләр зәвык белән, матур төшерелгән, ләкин керәшен авыллары фахишәлеккә баткан икән, дигән фикер уятырга мөмкин.

Тагын бер күренеш. Көмешкәдән айнымас төп геройның күзенә Әфганстанда һәлак булган дуслары (алар – совет солдаты киеменнән) белән зиратка барулары күренә. Янәсе, Анфисаның каһәре аларның шул ерак илдә үлеп калуларына китергән. Ә Микулай үзе армиягә бармаган, чөнки балачактан энурез белән интеккән. Шуңа да исән калган. Бу урында авыз кырые белән генә елмаясы килсә дә, башка кимчелекләре җитмәгән, хет сәламәтрәк булса икән, дип уйлап куясың.

Инде килеп, фильмны караганда, Микулайның туганына өйләнгәнлеге аңлашыла. Шул сәбәпле өч баласы да зәгыйфь туып, өчесе өч айда бер-бер артлы үлеп киткән. Мондый никах фәндә инцест дип атала. Бу шакшылык та керәшеннәр турындагы тәүге фильмда күрсәтелә.

Кыскасы, Микулай мисалында авылның бетүен, ялгызлык фәлсәфәсен күтәргән фильм керәшеннәрнең тормыш-көнкүреше үзенчәлекләрен дә, эчке халәтен, матур, якты якларын да ачып бирә алмаган, минемчә. Киемнәре, бию-җырлары, өй эчендәге чигелгән кашагалар, бизәкле капкалары – барысы да безнеңчә, әлбәттә. Ләкин фильмның эчтәлеге, төп герое бик күп каршылыклы уйлар уята. Ә бит төп герой гадәти керәшен буларак кабул ителә.

Валентина Семенова

 


Фикер өстәү