Илшат Рәхимбай: «Киноның куәтен аңлап җиткермибез әле»

Татар киносы, аның проблемалары, режиссерлар, продюсерлар, сәерлек… Режиссер Илшат Рәхимбай белән без әнә шул хакта сөйләштек. «Гастарбайтер» фильмы режиссеры «Микулай»ның үзенчәлеге турында да сөйләде, «Кайчан караячакбыз?» дигән сорауга да ачыклык кертте.

– Илшат, Татарстандагы иң сәер режиссер кем?

– Миңа калса, дөньяда гомумән нормаль режиссер юк. Аларның барысы да сәер. Әгәр бөтенесен бергә җыйсаң, алар нормаль булып тоелырга мөмкин. Хәер, читтән күзәткән кешеләр режиссерны нормаль итеп кабул итә алмый, ул мөмкин хәл түгел. Шул ук вакытта, мин – иҗат кешесе бит әле дип, ясалма рәвештә сәерлек китереп чыгару, сәерлек артыннан куу – үзе бер гөнаһ, миңа калса. Ихласлыктан китү ул, киресенчә, иҗаттан ераклаштыра.

– Ә синең сәерлегең нәрсәдә?

– Үземне сәер дип санамыйм. Адекват, нормаль кеше. Мин «нормальный», ә башкалар сәер. Сез минем нинди сәер кешеләр белән аралашканны хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз! Әмма алар үзләре хакында киресенчә уйлыйлар. Монда кем хаклы икән? Масса артыннан иярү ул әле хакыйкатьне ачыклау дигән сүз түгел. Мәсәлән, кеше ашаучылар массасы булган, аларны хаклы дип әйтеп булмый бит.

– Сүз уңаеннан, син – Кинематографистлар берлеге әгъзасымы? Гомумән, иҗат кешесенә берлекләр кирәкме?

– Мин Кинематографистлар берлегендә түгел әле. Башта алар чакырдылар, мин суза килдем. Аннары, икенче фильмны көтәбез дип, бу эшне кичектерергә булдылар. Дөресен әйткәндә, ул берлекләрнең нәрсәгә кирәклеген аңлап та бетермим, бәлки, үскәч аңлармын.

– Юк, дияргә ашыкма әле. Миңа калса, берлекләр аша грантлар алып була, премияләр… 

–  Бәлки, чыннан да, ниндидер статус бирәдер. Мөгаен, грантлар алганда, дәүләт дәрәҗәсендә сөйләшүләр алып барганда ярдәме тиядер. Әмма яхшы фильм булган очракта, шул фильмнан да күбрәк ярдәм итә торган нинди исемлекләр була алганын мин аңламыйм. Яхшы идеяң, янып торган карашың, яхшы командаң, дусларың, планың булганда, әгъза катыргысы шулкадәр әһәмиятлеме?

– «Алмачуар» проектыннан китүеңне, бүлеп бирелгән акчага риза булмаган, дип аңлаттылар. Чынлыкта да шулаймы?

– Бу проект, «Татаркино» турында сөйләшәсе килми. Чөнки һәрберебезнең – үз юлы, үз мөмкинлекләре, үз стратегиясе һәм үз кармасы. Андый оешмалар, берләшмәләр үз юлын үтә һәм берничек тә чагыштырып, алай булырга яки булмаска тиеш дип бәяләргә ярамый. Чөнки андый чагыштыру, акыл сату үзеңә кире әйләнеп кайта. Иң дөресе – үз юлыңны үтү.

– Ә бармы соң ул татар киносы?

– Нәрсә соң ул татар киносы? Татарча төшерелгәнме, Татарстанда төшерелгәнме, татар кешесе катнашында төшерелгәнме яисә татар шәхесе, тарихы турында төшерелсә, татар киносы дип аталачакмы?  Әгәр шушы билгеләмәнең берсе генә үтәлгән булса да, миңа калса, ул бар. Менә без Татарстанда керәшеннәр турында фильм төшердек. Ул рус телендә, әмма анда татарча уйналган сәхнәләр дә бар. Сезнеңчә, бу татар киносы дип саналамы? Минемчә, татар киносы. Чөнки аны мин төшердем, ә мин монда тудым, монда үстем һәм шушы җирдә белем алдым. Җыелган барлык көчемне һәм энергиямне шушы картинага салдым. Димәк, ул – безнең кино. Кемгә ничек атау уңайлы инде.

Шәхсән мин киноның милләте юк дип саныйм. Кино ул – аудиовизуаль иҗат, аны берничек тә милләткә бәйләп булмый. Бу чынбарлыкта, бу дөньяда кешеләр белән аралашу, идеяләрне җиткерү өчен аерым бер тел ул. Аудиовизуаль тел. Анда татар телен дә, башка телләрне дә, рәсемнәрне, җырларны, төсләрне дә кулланып була. Кино ул – бик катлаулы матрица, аерым бер дөнья.

– Синеңчә, иң яхшы татар фильмы кайсы?

– Минемчә, әле иң яхшы татар фильмы төшерелмәгән. Андый ачыш безне якын киләчәктә көтә, дип өметләник.

– «Микулай» фильмы белән хәлләр  ничек? 

– «Микулай»ның хәлләре әйбәт. Ул инде әзерләнеп бетә, дияргә була. Мәскәү кинофестиваленнән соң кайбер фикерләрне язып алдык, шуларны искә алып, төзәтеп бетерәбез дә, ул әзер булачак. Дөрес, премьера 15 октябрьдә узды инде, Казандагы премьераны исә киләсе елга күчердек. Ул соңгы вакыйгаларга бәйле. Мөгаен, прокатны да киләсе елга чигереп торырбыз.

– Әлеге пьесаны Мансур Гыйләҗев язган иде бит. Ул беткән авыл һәм ялгызлык турында иде. Ә фильм нәрсә турында?

– Кино – аерым бер дөнья дип әйткән идек бит әле.  «Микулай» фильмында бу ачык чагыла инде. Пьесадан аермалы буларак, анда идеяләр күбрәк. Чөнки аудио, визуаль һәм башка мөмкинлекләр дә бар. Тамашачы исә үзен нәрсә борчый, нәкъ менә шул идеяне тотып алачак, миңа калса. Бу – фильмның байлыгы дип уйлыйм, чөнки без конкрет менә шушы тема турында гына уйланыгыз дигән бурыч куймыйбыз тамашачыга. Әлбәттә, анда кече халыклар проблемалары да, рәнҗетелгән халыклар борчулары да, кешенең үз-үзен гафу итә алмавы, аның трагедиясе, үз дөньяңа бикләнеп яшәү проблемалары да бар. Әмма конкрет бер кыса куелмый, һәр кеше үзенчә нәтиҗә ясый. Премьерадан соң, бу фильм уйландыра, аны берничә тапкыр карарга кирәк, шуннан  соң ул тагын да ачыла, аңа тәм керә, дигән фикерләр яңгырады. Бу – бик зур бәя инде.

– Татарстанда иң көчле режиссер дип кемне атар идең?

– Шушы юнәлештә даими эшләгән һәм коммерция юлыннан китмәгән кеше турында сүз барса, әлбәттә, Илдар Ягъфәров. Ул сайлаган юлыннан курыкмыйча бара, фильм артыннан фильм төшерә. Тел, татар темасын авырлыклардан, акчасызлыктан, тәнкыйтьтән курыкмыйча күтәрә, үз юлыннан тайпылмыйча бара. Ул – герой. Миләүшә Айтуганова исә чит төбәкләр белән элемтәләрне барлый, ниндидер низаглар аша булса да, уртак проектлар булдыра. Кино ул – шундый индустрия инде, ул шулай барырга тиеш, юкса тукталып калу ихтималы бик зур. Һәм без аны аңлыйбыз. Татарстанның мөмкинлекләрен арттыру – бик зур эш һәм Миләүшә Аййтуганова бу җәһәттән  бик күп эшли. Бу өлкәдә чакырып торучы юк, алдыңда чемодан белән акча да ятмый, ишекләрне ачып, беркем дә көтеп тә тормый. Мин хәтта Татарстанда фильм төшергән бөтен кешене геройлар дип атыйм. Чөнки әле безнең кино фонды да юк, индустрия дә төзелмәгән. Шуңа күрә яхшы идеяләр  белән янган һәр кеше – каһарман.

–  Продюсерлар бармы бездә?

– Татарстанда продюсерлар аз, чөнки без бу юнәлешне аңлап бетермибез, аңа укымаган да, безне бу һөнәргә әзерләмәгәннәр дә. Продюсерларны дәүләт программасы булдырып әзерләргә кирәк. Бу – көн кадагындагы мәсьәлә. Әгәр кеше шушы юлда эшли, мәсәлән, кыска метражлы фильм төшереп карый, эзләнә, фестивальләрдә катнаша икән, ул, укытуны сорап, дәүләткә мөрәҗәгать  итә ала. Гадәттә, дәүләтнең андый мөмкинлеге бар. Әлбәттә, укуын тәмамлагач, бирегә кайтып, фильмнар төшерергә сүз бирсә.

– Җыеп әйткәндә, кинода төп проблема нәрсәдә?

– Төп проблема киноның нинди куәткә ия булуын аңлап бетермәвебездә. Шушы юлны сайлаган кешеләрнең дә эчләрендә курку утыра, миңа калса. Кино ярдәме белән кешеләрне үстерергә, матурлыкка китерергә, күңелләрне чистартырга, хәтта ниндидер психологик авырулардан терелтергә була. Шушы җаваплылыкны аңлаганда, төпле режиссерлар, продюсерлар барлыкка килер иде. Дәүләт белән бизнес бердәмлегендә бик матур проектлар туар иде. Бу инде индустриянең тууына һәм үсешенә китерер иде. Әлбәттә, проблемалар бик күп, алар комплекслы. Аларны күмәк уйлашканда гына хәл итеп була.

– Иң соңгы укыган китабың?

– Джон Кехоның «Квантовый воин» китабы.

– Яшең кырыкка җиткәндә, нинди фильм төшерер идең?

– Бәлки, 39 яшь турында төшерермен. Ул чакта, бәлки, аның турында нәрсәдер аңлармын. Ә менә 45 яшь җиткәндә нәрсәләр буласы турында 40 яшьтә, бәлки, төшерә алмам.

– Әгәр ул картинага акча җитмәсә, гаилә бюджетын корбан итә алыр идеңме?

– Акча җитү-җитмәү ул – һәрвакыт авыр мәсьәлә. Фильмның берсе генә дә җиңел төшерелми. Ул юл авыр, әмма бик кызык. Анда янасың да, сүнәсең дә. Режиссер эшенең бөтен кызыгы шунда инде. Бу юлда гел эзләнергә, укырга, көч тупларга, рухи яктан үсәргә кирәк. Үз-үзең белән диалогка әзер булмаганда, фильмнарың сай, авырлыгы коточкыч булачак. Минем өчен фильм – энергия җыелмасы. Аңа шушы җаваплылыкны аңлаганнан соң гына алынырга кирәк. Аның бюджеты да синең әзерлегеңә бәйле. 40 яшьтә ниндидер фильм төшереп, аның башка фильмнар төшерергә, яшәргә мөмкинлек бирүен, менә шундый әйләнеш барлыкка килүен мин бик телим.

– Нәрсәдән куркасың?

– Аллаһы Тәгалә генә куркыта ала. Башка андый көч юк.

– Казанны нинди шәһәргә (илгә) алмаштырыр идең?

– Алмаштырырга туры килсә дә, ул вакытлыча булыр иде. Хәзер миңа – 34 яшь һәм минем Казаннан каядыр китеп торырга бернинди теләгем юк. Дөрес, белем, тәҗрибә туплау өчен  1–2 елга каядыр сәяхәт итеп кайтырга мөмкин. Һиндстан, Һималай кебек көч җыю урыннарына барсаң, яки Америка кебек зур индустрия илендә андагы тәҗрибәне өйрәнеп кайтсаң, шәп булыр иде. Тормыш тәҗрибәсе туплау безнең профессия өчен бик мөһим ул. Әмма төп йортым Казан булыр калыр, Алла боерса.


Фикер өстәү