Җырчы Гүзәл Идрисова: Мин хезмәт итүнең 2 ел булуы яклы

Армиядә хезмәт иткән егетләр элек-электән дәрәҗәле булган. Әмма соңгы елларда фикерләр үзгәрде. Армия сафларында хезмәт итү дә 1 елга калды. Якын киләчәктә түрәләр армия хезмәтен 2 ел итәргә уйлап торалар икән. Кирәкме бу?

Гүзәл Идрисова, җырчы, өч малай әнисе:

– Ир-егетләр Ватан алдында бурычын үтәргә тиеш дип саныйм мин. Әшәкелек басып алган заманда яшибез. Өйдә тәрбия юк. Кеше гомере, хөрмәт дигән төшенчәләр турында онытып киләбез. Балалар да үзләрен тәртипсез тота. Үз әти-әнисенә кул күтәрергә, иптәшен рәнҗетергә, хәтта үтерергә дә мөмкиннәр. Болар бар да интернет галәмәте. Андагы канлы уеннар үзенекен эшли. Кайбер гаиләләр баласын әтисез дә үстерә. Андыйларга тагын да кыен. Армия ул кешедән чын ир-ат ясый торган урын. Әлбәттә, бүгенге вазгыять бераз куркытса да, мин хезмәт итүнең 2 ел булуы яклы. Үз әтием дә армиядә булган кеше. Ул аны безнең улларыбызга шулкадәр горурлык белән сөйли. Сагынып сөйли. Германиядә хезмәт иткән ул. Шулкадәр яхшы фотоальбомнар ясатып кайткан. Авылга кайткан саен шуларны улларыма күрсәтеп, аңлатып сөйли.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү