Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны иминиятләштерү турында указга кул куйган.
Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.
Шулай итеп, үз ихтыяры белән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр һәлак булса, компенсация күләме 3,13 миллион сум, инвалид булып калган очракта – 782 932 сумнан 2,35 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк. Хәрби каты имгәнгән очракта – 313 172 сум, җиңелчә имгәнгән очракта – 78 293 сум күләмендә компенсация алачак.