Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | РУС

Сәхифәбезнең исеме дә, җисеме дә телгә бәйле булганлыктан, Казанда яшәүче, «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә җиңү яулаган Ярцев-Лозовойлар гаиләсе белән сүзебезне шул тирәдән башладык. Кайчагында социаль челтәрләрдә: «Рус телен саклап калырга кирәк, телебез бетә!» – дип чаң сугучылар очраштыргалап куя. Шушы хакта фикерләрен беләсем килде. Әңгәмәдәшем, Казандагы 81 нче мәктәпнең директоры Антонина Алексеевна башта хәтта аптырабрак та калган кебек булды.

– Ничек инде алай дип әйтергә мөмкин? – диде ул. – Мин республикабызда рус теленә бернинди хилафлык күрмим. Булганы да юктыр дип уйлыйм. Россия составында булгач, сәясәтебез дә шулай корылган бит инде. Киресенчә, күрүемчә-белүемчә, башка милләт вәкилләренә кыенрак булган чаклар бар. Директор буларак, мондый очракларда үзем дә ярдәм итәргә тырышам. Безнең мәктәптә күп кенә рус балалары туган тел итеп татар телен сайлый. Рус телен өйрәнү буенча проблема юклыгын алар яхшы аңлый бит. Бу очракта тугандаш телне әйбәтрәк өйрәнәселәре килә. Сәбәбе шул. Әмма камиллеккә чикләр юк. Анысы инде үзебездән тора. Мәсәлән, без беренче чиратта телебезнең чисталыгы өчен көрәшергә тиеш. Мин бу очракта чит телләрдән кергән сүзләрне бөтенләй төшереп калдыру турында әйтмим. Әмма һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Бу рус теле өчен генә түгел, башка телләр өчен дә шулай дип аңлыйм. Сүз дә юк, телне үстерү белән төрле яклап, гел шөгыльләнеп тору кирәк. Бер яктан караганда, бу күбрәк фән белгечләренә кагыла кебек. Әмма һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш.  Бу эштә гаиләбезнең шактый гына катнашы бар дип саныйм. Шәҗәрә бәйгесендә катнашырга уйлагач, ирем Дмитрий белән архив дөньясына кереп чумдык. Ә андагы документлар белән танышу өчен иске рус телен өйрәнергә туры килде. Бу – үзе үк зур хезмәт бит, ирем кебек информатика, технология өлкәсендә эшләгән кеше өчен бигрәк тә. Хәзерге телдән әллә ни аермасы булмаса да, искесен укыр өчен шактый гына вакыт күнегергә кирәк. Сеңлем Екатерина, мәсәлән, чиркәү хорында җырлый. Алар борынгы җырларны, шуның белән бергә тарихны өйрәнәләр. Монысын да рус телен камилләштерүдә саллы гына өлеш кертү дип аңлыйм.

Чын дуслык

Антонина Алексеевна татарча да яхшы белә. Аның яшәү рәвеше шундый: җай, теләк булганда, бер яңалыктан да баш тартмаска.  «Башка телләрне белү беркемгә дә комачауламас иде. Татарстанда күп төрле милләтләр яши. Безгә бергәләп эшләргә, бер-беребезнең телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәк», – ди ул. Шулай әйтергә җирлек тә бар. Ярцев-Лозовойлар – үзләре дә чын мәгънәсендә интернациональ гаилә. Дус, тату булып яшиләр. Санкт-Петербургтагы политехник университетта белем бирүче кызлары Алена белән Лобачевский исемендәге лицейда укучы Татьяна хәтта шәҗәрә бәйрәмендә дә татар кызлары булып киенгәннәр. «Кечкенәдән «Сәләт» лагерена йөрделәр. Икесе дә бик яхшы сөйләшә», – ди әниләре.

Аңлашыла ки, мондый сәләт «Сәләт»тән генә килмәгән. Бер гаилә эчендә төрле милләт халкы булгач, телне дә, гореф-гадәтләрне дә саклап, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнгәннәр.  Иң мөһиме, алар бу хакта беркайчан да онытмыйлар. Моңарчы билгеле булмаган туганнарын да әледән-әле эзләп табып торалар.

Ирле-хатынлы Антонина белән Дмитрий Ярцевлар төзи башлаган шәҗәрә агачында бүген 10 буын, 1100 кеше бар. Ярцев һәм Соловьевлар фамилиясе беренче тапкыр Казан губернасында, Чистай өязенең Иске Чишмә авылы янындагы чиркәүдә сакланган 1781 елгы язмаларда очрый. Лозовой фамилиясеннән булган тармак исә Тула өлкәсеннән башлана.  Көнчыгыш халыкларына, белорусларга, казакларга барып тоташкан тармаклар да бар. 

Педагоглар династиясе

Бу гаиләнең актив булуына, бәйгедә җиңеп чыгуына бер караганда гаҗәпләнәсе дә юк кебек. Укытучылар күп бу нәселдә. Санап та чыгарганнар.  Педагоглар династиясенең эш стажы аз да түгел, күп тә түгел – 927(!) ел. Ә мөгаллимнәр булган җирдә, үзегез беләсез, тормыш аеруча кайнап тора. Дөрес, алар арасында да төрле һөнәр ияләре бар: балалар бакчаларында тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү белгечләре, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында белем бирүчеләр… Исемлектә җәмгысы 39 кеше. Иң күп стажлысы – ерак әбиләре Соловьева (Ольховик) Виктория Фоминична. Ул 52 ел буена башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Башта Белоруссиянең Могилев өлкәсендә, аннан Татарстанның – Иске Чишмә, Түбән Каманың 10 нчы мәктәбендә. Арада «Атказанган мәгариф хезмәткәре» исемен йөртүчеләр дә, орден-медаль белән бүләкләнүчеләр дә байтак.

Педагог һөнәре гаиләнең үсешенә нинди йогынты ясый? Антонина белән шул хакта сөйләшәбез.

– Гаилә һәрвакытта да терәк һәм үрнәк булырга тиеш. Тәрбия бирә белүгә бик күп нәрсә бәйле. Әти-әниләреннән күреп, балалар укытучы һөнәренә тартыла икән, бу инде – тайпылмыйча, туры юлдан барабыз дигән сүз. Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыган елларда укытучы булу теләге юк иде минем. Техник югары уку йортын тәмамлап, фәнни эшләр дөньясына чумдым, Казан химия-технология институтында укыта башладым. Әмма күңелем, нишләптер, гел мәктәпкә тартылды. Бу хисне мин әнә шул нәселебездәге династиягә бәйлим. Татарстан Республикасының «Яңа укытучыбыз – 2011» бәйгесендә катнаштым да җиңү яуладым. 2011 елдан бирле – мәктәптә, 2016 елдан – директор урынбасары, 2021 елдан – директор. Арабызда педагоглар династиясен дәвам иттерүчеләр байтак: сеңлем Екатерина вокал-хор дисциплиналары буенча укыта, туганнарым Алексей белән Александр, тагын бер кыз туганым Ирина да – педагоглар. Шушы һөнәрне сайлаган туганнарыбыз бик күп.  Династиянең географиясе дә бик киң: Казан, Түбән Кама, Иннополис, Балтач, Яшел Үзән, Мәскәү, Березники, Пермь, Вязники, Ашхабад… Алар барысы да рус теле белән бергә нәсел-нәсәбебездә булган башка милләт вәкилләренең телен дә, гореф-гадәтләрен дә кадерләп саклыйлар.

Нәсел горурлыгы

– Без бигрәк тә ерак бабабызның абыйсы Владимир Петрович Лушников белән горурланабыз. Ул – Казандагы «Органик синтез» предприятиесенең беренче директоры, Социалистик Хезмәт Герое. Хәзерге вакытта башкалабызның бер урамы һәм нефть химиясе көллияте аның исемен йөртә.

Әйтергә кирәк, ул да үзенең хезмәт юлын гади укытучыдан башлый: 1930 елда Питрәч районының Скородумовка авылында башлангыч сыйныфларны укыта. Бер елдан шушы мәктәпнең директоры була. Соңрак аны «меңчеләр» исемлегенә кертеп, югары белем алу өчен, Казан химия-технология институтына җибәрәләр. Укуны тәмамлагач, ул предприятиедә эшли башлый да тиз арада директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Абыебыз тәҗрибә уртаклашу өчен Германиядә, Япониядә була. Россия буйлап белгечләр эзли. Тәҗрибәсе зур, үзе һәркемгә үрнәк була.

Тәмле ризыклар

Гаиләбезнең иң яраткан ризыгы – өстенә шикәр комы сибелгән алма пирогы. Аның рецептын 1941 елда Волгоградтан эвакуацияләнгән ерак әбием Екатерина Ивановна алып кайткан. «Мәскәү грушевкасы» дип аталган сорттан эчлек бик тәмле була. Өстенә шикәр комы сипкәндә, ваниль белән корица кушарга онытмаска кирәк.

Өстәлебездә еш кына белорус ризыклары да урын ала. Ул рецептларны әбиебез Виктория Фоминична Татарстанның Иске Чишмә авылына сугыштан соң алып килә. Налистниклар әзерләү өчен, өй шартларында ясалган эремчек һәм каймакка ваниль, йөзем кушалар да, килеп чыккан массаны беленгә төрәләр, духовкада кыздырып алалар.

Ә үзбәк пылавын әзерләү рецептын Балтачка минем каенанам Наилә Фәритовна Наманганнан алып кайткан. Укучыларыбызга бер серен дә ачабыз. Пылауга дөге белән кишерне тигез күләмдә салырга кирәк. Шул вакытта ул аппетитны уятырлык алтынсу төскә керә. Тәмләткечләрдән исә кумин-зира, кашнич, паприка, рәйхан, куркума салабыз.

Татар милли ашларын пешерергә дә мине каенанам өйрәтте. Гаиләбездә хуш ис килеп торган пәрәмәч һәм кош телен бик яратып әзерлибез.

Рәхәт чәй

Җәй көне гаиләбез белән урманга йөрергә яратабыз. Кара җиләк, җир җиләге җыябыз. Бакчабызда сырганак, карлыган, чия, слива, кура җиләге үстерәбез. Аларны төрлечә кулланабыз, төрлечә эшкәртәбез. Әмма тормыш үз кагыйдәләрен кертми калмый. Соңгы вакытта җиләкләрдән чәй өчен шарчыклар әзерли башладык. Башта без аларны формага салып катырабыз да аннан пакетларга салып куябыз. Җәйге озын кичләрдә мондый витаминлы чәйләр – җан рәхәте.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү