Миләүшә Гайфуллина: «25 ел күрмәгән энемне кысып кочаклыйсым килә»

Тәтеш районының Байраш авылында яшәүче 59 яшьлек Миләүшә апа Гайфуллинаның күңеле өзелергә торган яфракны хәтерләтә. Тормышта бик  күп хәсрәт күргән ханымның яраларына кагылмыйча, сабырлыгын, көчлелеген  зарланудан башканы белмәгәннәргә ничек кенә ачып бирәсе иде. Еламый түгел, елый, бугазына төере дә утыра, әмма яшәргә көч таба ул.

Миләүшә өч-дүрт яшьлек чагында әтисен югалткан, 15 яшендә әнисез калган. Дүрт туганының бүген өчесе исән. Харис абыйсы дүрт ел элек гүр иясе булган. Армиягә киткән җирдән Чита өлкәсендә өйләнеп калган газиз энесе Әкрамын 25 ел күргәне юк аның. Шушы вакыт эчендә ике генә мәртәбә күрешкәннәр. Дөрес, туганлык җепләре өзелмәгән, телефон аша аралашып торалар. Әмма энесен бик нык итеп кысып кочаклыйсы килгән чаклары да була Миләүшә апаның. Ике ел элек ире Кәбир мәңгелек йортка күчкән. Аны искә алмаган көне юк. Балалар сөяргә дә язмаган аңа. Күпме генә хәсрәтләр кичерсә дә, язмышына рәнҗеми. Барысын да Аллаһ сынавы дип кабул итә.

– Әтидән 3–4 яшьлек чакта калганмын. Ул бик булдыклы тимерче булган. Колак алкалары ясаган. Сәгатьләр ремонтлаган. Авыл халкының гозере еш төшкән аңа. Әтием турында яшьтәшләре, шулкадәр алтын куллы иде, дип сөйләде, – ди Миләүшә апа Гайфуллина. – Әни үлгәндә, миңа 15 яшь иде. Аның тезләрендә ревматизм чире таптылар. Операция дә кирәк булгандыр, бәлкем, белмәдек бит, белмәдек. Ул вакытта халык хәзерге кебек белемле түгел иде шул. Буыннары авыртып, ике ел урын өстендә ятты. Әнине абыем Харис бик тәрбияләде. Мунчага күтәреп йөрттек. Шулай итеп, безгә әти-әни кочагына сыенып үсәргә язмады. Язмыш камчысы исә үткен иде.

Шулай итеп алар дөм ятим кала. Апалары Казанда яшәгән. Авырлыкның юан башы абыйсы Харис, энесе Әкрам һәм Миләүшәгә төшкән.

– Акча юк. Бишәр ипи пешерә идем. Абый белән энем хуҗалык көтүен көтте. Киемнәре юешләнеп кайта, мин киптерә идем. Юньле ыштан да кимәдек. Харис абый кырда печән чаба иде. Хәзер мал асраган кешегә бик рәхәт. Печән-саламын капка төбенә кадәр китереп бирәләр, – ди Миләүшә апа, ятимлек ачысын искә төшереп. – Абыйны армиягә алгач, энем белән икәү калдык. Ул, кайтып, Тәтешкә урнашкач, энемне дә хәрби хезмәткә чакырдылар. Мин авылда төп йортта үзем генә яшәдем. Ничек тә булса тамак туйдырырга кирәк. Сыерлар, үгезләр асрадым. Бәрәңге утырттым. Тырышкач, дөнья көйләнде тагын. 10 нчы сыйныфтан соң укырга барырга  насыйп булмады инде. Фермада сыер саудым, бозауларны саклап, каравыл тордым. Сөт эчерә идем. 24 яшьтә авыл егете Кәбиргә кияүгә чыктым. Төп йортның ишегенә йозак элүнең нинди кыен икәнлеген белсәң… Шуннан соң  инде нигезгә яшәргә кайтучы булмады.

Миләүшәнең ирдән бәхете була анысы. Тракторчы булып эшләгән Кәбирен, бик тырыш иде, дип искә ала. 33 ел тигез, тату тормышта яши алар. Баласызлык мәхәббәткә киртә булмый. Хәзер инде барысын да сагынырга гына калган. Кәбире 58 яшендә йөрәк чиреннән дөнья куйган. Бик яраткан үзен. Ире рухы тыныч булсын дип, намазга баскан. «Ике ел үтсә дә, бик авыр, бер дә оныта алмыйм. Әйбәт кеше иде», – ди ул.

Авырлыкларны хезмәт белән җиңәргә тырыша Миләүшә апа. Сыер асрый, суясы үгезе бар. Ишегалдында кош-корты чабыша. Мал азыгы кыйммәт дип, терлеген бетерергә җыенмый. Эш белән үткән көндә мәгънә бар чөнки. Пенсиядә булса да, клубта җыештыру эшен дә ташламый. Анысы – үзе бер юаныч. Диннең дә шифасын тоя. Догалар тынычландыра, яшәргә көч бирә, ди. Күршеләрен, дусларын әйбәт дип мактый. Алар – тормышта бер терәк. Сөенеч-көенечен уртаклашырга, бергәләп чәй эчәргә ахирәтләре бар, шөкер.

– Табында ризык мулдан. Ил-көннәребез тыныч булсын. Хәрби операциядә катнашучы ирләр исән-сау гаиләләре янына әйләнеп кайтсын. Балалар әтиле үссен. Кылган догаларым шул хакта да. Берәүгә дә безнең кебек ятимлек ачысы татырга язмасын, – дип тели Миләүшә апа Гайфуллина.

 Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү