Татарстан егетенә Россия Герое исеме бирелде

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан Ирек Мәгасумов та бар. Мамадышта туып-үскән подполковникка Россия Герое исеме бирелде.

Ирек 1988 елда Мамадышта туа. Гаиләдә бердәнбер бала була ул. Бик яшьли әтисез кала. «Үскәч, табиб булам», – дип хыяллана егет. Әмма кинәт хәрби юнәлеш белән кызыксына башлый. Дөрес, башта медицина комиссиясен уза алмый. Әмма башка табибларга мөрәҗәгать иткәч, алар башка карар чыгара: егет сау-сәламәт. Ирек бер ел Казан танк училищесында белем ала, аннары Ерак Көнчыгышка – Благовещенскидагы Рокоссовский исемендәге хәрби училищега күчә. Кызыл диплом белән укуын тәмамлый. Юргада хезмәт итә, шушында ук булачак хатыны Анна белән таныша. Хәзер Анна белән Ирек бер кыз үстерә.

Ирек Мәгасумов сайлап алган һөнәрен бик ярата, диләр. Шулай булмаса, махсус хәрби операциядә ул башланган көннән үк катнашмас та иде!

Хәрби хәрәкәтләр зонасында ничек кенә авыр булмасын, якыннары белән элемтәгә керми калмый Татарстан батыры. Әнисенә дә «Елап ятма анда, әни, барысы да яхшы, яратам» дигән сүзләрне сагыну хисенә төреп, еш җибәрә икән. Хәбәрләр карап, коткы таратырга, курку уятырга, борчылырга да ярамый дип кисәтә хәрби! Әнисе Нәзирә ханым да улы сүзен тыңлый – елап ятмый, нык булырга тырыша. Улының кыю йөрәкле икәнен белә бит ана! Герой исеме дә аңа юкка бирелмәгән. Хәер, әлегә аның нинди хәрби батырлык күрсәткәне билгесез. Ирек үзе бу хакта сөйләми калмас, дип ышаныйк.

Сүз уңаеннан, Россия Герое дигән мактаулы исемне тумышы белән Мамадыштан булган икенче егеткә бирәләр инде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы подполковник Ирек Мәгасумовка мактаулы исем алуы белән котлап, телеграмма җибәрде.

«Хөрмәтле Ирек Илдус улы! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән котлыйм. Сугыш кырында Сез лаек булган бу югары исем, элек Казан танк училищесын тәмамлаган һөнәри биографиягез кебек үк, Сезнең хәрби һәм гражданлык бурычыгызга тугрылыгыгызны, шулай ук зур шәхси батырлыгыгызны раслый, – диелә телеграммада. – Үз халкының батыр улы буларак, Сезнең белән чын күңелдән горурланам, әниегез Нәзирә Габделбәр кызына үз иленең батыр яклаучысын һәм чын патриотын тәрбияләгәне өчен зур хөрмәт сүзләре юллыйм. Сезгә, хөрмәтле Ирек Илдус улы, Россия даны өчен яңа казанышлар, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ныклы оптимизм һәм һәрнәрсәдә иминлек телим».

Махсус хәрби операциядә Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре:

Дамир ИСЛАМОВ (2022)

Дамир ГЫЙЛЕМХАНОВ (2022)

Александр ЛАПИН (2022)

Андрей СОКОЛОВСКИЙ (2022)

Раил ГАБДРАХМАНОВ (2022)

Иван ДОДОСОВ (2022)

Олег СОРОКИН (2023)

Ирек Мәгәсүмов (2023)

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү