Дәшмә, телефон! Банктан акча җыеп, шуны үз куллары белән кырыгалдарларга тапшыралар

Татарстанда яшәүчеләр мошенникларга көненә 8–10 миллион сум акча күчерә. «Кесәдә булганын гына чыгарып бирүдән тыш, банк саен бурычка акча җыеп, шуны үз куллары белән кырыгалдарларга тапшыралар», – дип гаҗәпләнүен яшерми хокук саклаучылар. Бәладән котылуның бердәнбер юлын да әйттеләр.

– Ел башыннан бирле читтән торып эш итүче мошенниклар республикада яшәүчеләрнең 2 миллиард сумнан артык акчасын урлаган. Мондый җинаятьләр саны артканнан-арта, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмис Газыймов. – Чагыштыру өчен: 2018 елда банк карталарыннан акча урлау һәм мошенниклыкның 1500 очрагы теркәлсә, быелның алты аенда гына да шундый 8852 җинаять кылынган. Барлык җинаятьләрнең 32 проценты телефон алдакчыларына туры килә. Шунысын да искәртик: бүген барыбыз да диярлек элемтә чараларыннан һәм электрон түләү системаларыннан файдаланабыз. Шуңа күрә кисәтеп бетереп тә булмый. Татарстанда яшәүчеләр уяурак булсын иде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган чарада кат-кат әйттеләр: кешенең үз ризалыгыннан башка банк картасындагы яки хисап счетындагы акчага беркем дә тия алмый.

– Моңа бәйле бер генә җинаять очрагы да теркәлмәгән, – дип ассызыклады Рәмис Газыймов. – Халык үзе телефонның теге очындагы таныш түгел кешеләргә ышанып, карта турындагы мәгълүматны әйтә, смс-хәбәрдәге кодны укый. Алай гына да түгел, банкка барып кредит та рәсмиләштерәләр әле. Бәладән котылуның бердәнбер юлы – шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, телефонны шунда ук сүндереп куярга кирәк.

Идарә җитәкчесе урынбасары мошенниклыкка бәйле иң киң таралган очракларны да атады. Хәер, алар барыбызга да билгеле инде. Әмма нәтиҗәсе генә күренми, дип уфтана хокук саклаучылар.

* Читтән торып алдау очракларының 40 проценты ялган банк хезмәткәрләренә туры килә. «Элек мошенниклар үзләрен кредит оешмасыннан дип кенә таныштырса, хәзер «полиция хезмәткәре» белән дә тоташтыралар. Яшенә, белеменә, эш урынына карамастан, халык алдакчылар кармагына эләгә», – ди Рәмис Газыймов.

Шушы арада гына булган бер хәлне дә сөйләп күрсәтте ул. Казандагы сак оешмаларының берсендә техник куркынычсызлык өчен җавап бирүче, зур кәнәфидә утыручы берәү мошенникларга өч сәгать эчендә 7 миллион сум акча күчергән. Аны булмаган акчасын урларга мөмкиннәр, дип төп башына утыртканнар. Имеш, читтән торып зур суммада кредит рәсмиләштереп маташалар, моны булдырмас өчен, ашыгыч рәвештә банктан шул кадәр үк акча алып, аны «куркынычсыз счет»ка салып куярга кирәк.

– Зур суммада акча югалтучылар бихисап. Бер генә көнне мисал итеп китерәм: 26 июльдә хокук саклаучыларга мошенниклар корбанына әверелеп, 1 миллион сумнан  күбрәк акчасын югалткан 13 кеше мөрәҗәгать итте, – ди Рәмис Газыймов.

* Күз күрмәгән, колак ишетмәгән инвестиция, биржа фондларында баеп китәргә теләүчеләр дә күп. Мондый ялган төркемнәр социаль челтәрләрдә бихисап, дип кисәттеләр очрашуда. Электрон акча янчыгындагы ялган керем белән башны бутыйлар да, аннан соң  аны чыгару өчен комиссия сорый башлыйлар.

* Заманасына күрә, интернеттан яки бушлай игълан сайтларыннан товар сатып алырга теләүчеләрне дә рәхәтләнеп кәкре каенга терәтәләр. «Мондый мошенникларның очына чыгу җиңелрәк», – ди идарә җитәкчесе урынбасары. Алай да, төрле тәкъдимнәргә кызыгып, акча күчерә башлаганчы, интернеттагы мәгълүматны җентекләп өйрәнергә киңәш итте ул.

* «Туганыгыз юл һәлакәтенә очрады», – дип нигездә өлкән яшьтәгеләргә шалтыраталар икән. Пенсионерлар кырыгалдарларга 100 меңнән 1 миллион сумга кадәр акча күчерә.

* Мошенниклыкның яңа төре – күптән түгел Казанда военкоматларга ут төртергә тырышу очраклары да нәкъ менә аларга бәйле.

– Алдакчылар бер тапкыр үз кармакларына эләгүчеләргә кабат шалтыратып, йә кушканны эшләсәгез, акчагызны кайтарабыз, дип алдаган, йә туганнарына янап, хәрби комиссариатларга ут төртергә кушкан. Шул рәвешле халыкны җинаять кылырга мәҗбүр итәләр, – дип сөйләде Рәмис Газыймов.

Урлау һәм мошенниклык очракларын фаш итү буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, ә ил күләмендә исә – дүртенче урында. Тик аңа карап кына эш кимеми.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү