Ышанма сүзенә… Мошенниклар тозагына эләгүдән туктарбызмы?

Тикшеренүдән күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 94 процентына телефон мошенниклары шалтыраткан яки смс-хәбәр юллаган. Татарстан халкы кырыгалдарларга атна саен уртача 20 миллион сум акча күчерә. Бу хәлләргә Роскомнадзор чик куймакчы. Кәрәзле элемтә операторлары якын арада ук усал ният белән шалтыратучыларны үзеннән-үзе өзүче «акыллы» системага күчеп бетәчәк, дип көтелә. Алданудан туктарбызмы?

Югары Осланда яшәүче Рәсимә Гайнетдинова алдакчылар кармагына эләккәнен үзе дә сизми калган.

– Кырыгалдарлар турында гел сөйләп торалар. Тик алдану бик тиз икән. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат телефон аша: «Сезнең исемгә кредит рәсмиләштергәннәр. Аны ябу өчен, тиз арада арадашчы-курьерга 400 мең сум акча тапшырырга кирәк. Соңрак барлык сумма бербөтен булып кире кайтачак», – дип өзми-куймый сөйли башлагач, әллә нишләп киттем. «Хәзер үк банктан кредит рәсмиләштермәсәгез, тагын да зуррак суммага бурычка батачаксыз», – дип тә куркыттылар. Бер сәгать эчендә биш тапкыр шалтыраткач, өйдән ничек җыенып чыгып киткәнемне, якындагы банк бүлекчәсенә барып җиткәнемне дә хәтерләмим. Шөкер, банк хезмәткәрләре туктатып калды. Югыйсә урамда акчаны көтеп торалар иде инде, – дип сөйли пенсия яшендәге ханым.

Татарстанда яшәүчеләр арасында мондый мисаллар бихисап. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстан халкы телефон һәм интернет мошенникларына 3 миллиард сумга якын акчасын күчергән. Республика әле дә – онлайн рәвештә алданулар иң күп теркәлгән төбәкләр исемлегендә. Татарстанда яшәүчеләр дистанцион эш итүче кырыгалдарларга атна саен уртача 20 миллион сум акча күчерә. Мошенниклар үзләре генә дә эш итми. Хокук саклаучылар аларның арадашчыларын да җавапка тарта. Шушы көннәрдә генә Татарстанда яшәүче 19 һәм 20 яшьлек ике егетне, пенсионерларны алдаучыларга ярдәм итеп ятканнары өчен, шартлы рәвештә 2,5 елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

«TelecomDaily» мәгълүмат-аналитика агентлыгы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 94 процентының кырыгалдарлар белән аралашканы яки алардан смс-хәбәрләр кабул иткәне бар. Алай гына да түгел, илдә яшәүче һәр ике кешенең берсенә телефон мошенниклары айга ике һәм аннан да күбрәк тапкыр шалтырата.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, быел беренче өч айда гына да республикада яшәүчеләрнең банк карталары һәм хисап счетларыннан 2,5 мең тапкыр акча урлау очрагы теркәлгән. Алар буенча судка 500дән артык җинаять эше җибәрелгән. Гаепләнүчеләр исемлегендә 400ләп кеше бар.

– Татарстанда кылынган барлык җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше банк карталарыннан акча урлау һәм мәгълүмат технологияләрен кулланып, халыкны төп башына утыртуга бәйле, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмис Газимов. – Хокук саклаучылар мондый җинаятьләр буенча республикада яшәүчеләрдән көн саен якынча 30–35 гариза кабул итә. Татарстан халкы читтән торып эш итүче кырыгалдарларга атна саен уртача 20 миллион сум акча күчерә.

Күңелне юатыр өчен булса да әйтик: Татарстан әлеге төр җинаятьләрнең эзенә төшү буенча Идел буе федераль округында – беренче, ә мошенникларны тоткарлау ягыннан – Мәскәүдән кала, ил буенча икенче урында. Тик алданучылар булганда, эш тә кимемәячәк шул. Вазгыять якын арада үзгәрмәгәе. Тиздән кәрәзле телефон операторлары усал ният белән таныш түгел номердан шалтыратучыларга чик куючы «акыллы» системага күчеп бетәргә тиеш. Бу хакта Роскомнадзор хәбәр иткән. Әйдәп баручы дүрт компания бу системага кушылган да инде. Әйтүләренә караганда, инде хәзер үк көненә 2,5 миллионлап ялган шалтыратуны өзәләр. «Калган кәрәзле элемтә операторларына исә киләсе елның язына кадәр вакыт биреләчәк», – дигәннәр Роскомнадзорда.

Психолог Венера Касыймова фикеренчә, «Алданудан кайчан туктыйбыз?» дигән сорауга төгәл җавап юк.

– Халыкны гына беркатлылыкта гаепләргә ярамый. Үзебез үк күреп торабыз: телефон мошенниклары гади генә алдакчылар түгел. Алар психологлар кебек бик оста эш итә. Миңа калса, хәзер бу эш белән аерым кешеләр генә түгел, ә махсус төркемнәр шөгыльләнә. Аларны халыкны төп башына утыртырга махсус әзерләүләренә дә шикләнмим. Бу – җиңел юл белән керә торган акча. Шуңа күрә безне алдарга тырышучылар бетмәячәк. Аларның алымнары гына үзгәрәчәк. Таныш түгел номердан нинди сәбәп белән шалтыратуларын ачыклауга, телефонны өзеп куярга кирәк. Югыйсә хәзер кайберәүләр, үзләрен акыллы хис итеп, мошенниклар белән сүз куертырга тотына. Исегездә тотыгыз: уеннан уймак чыгарга да мөмкин, – ди белгеч.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сезне мошенниклар (кирәкмәгән смс-хәбәрләрне дә кертеп) еш борчыймы?

Елга берничә тапкыр – 35,8

Айга берничә тапкыр – 32,6

Бик сирәк – 13,1

Атнага берничә тапкыр – 11,9

Бик еш – 6,6

 

 «TelecomDaily» мәгълүмат-аналитика агентлыгыннан

 


Фикер өстәү