Ришат Фазлыйәхмәтовның сөйгәне Тәтишка: «Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез»

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира белән мөнәсәбәтләре катлаулануы хакында язган идек. Соңгы арада ул үзенең Тәтишкасын күрсәтми башлады. Эльмираның югалуына борчылган виртуаль дусларына: «Аның барысы да яхшыдыр, дип өметләнәм. Комментарийларсыз», – дип җавап язган иде.

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкасы турында: «Аның барысы да яхшыдыр дип өметләнәм»

Бу сторисларны күргәч, «Интертат»  Эльмираның үзе белән  элемтәгә кергән. «Бу – пиармы? Чыннан да араларыгыз суындымы?» – дип сораганнар Ришатның сөйгәненнән.

«Пиар түгел. Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип, кыска гына җавап язган ул.

Ришат Эльмира белән моннан ике ел элек никах укыткан иде. Ул хатынын социаль челтәрләрдә Тәтишка дигән исем белән танытты. Тәтишка-Эльмира җырчының администраторы, концерт директоры да булып тора.

 


Фикер өстәү