Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкасы турында: «Аның барысы да яхшыдыр дип өметләнәм»

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрләренең берсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Күпләр аның хатынын югалткан, аның турында сораулар биргән.

«Тәтишка кая? Күптән күрсәткәнегез юк», «Хатыныгыз кая? Сторисларыгызда бер дә күренми», – дип аптырашкан алар.

«Әлегә бу сорауга җавап бирергә әзер түгел мин. Аның барысы да яхшыдыр, дип өметләнәм. Комментарийларсыз», – дип җавап биргән Ришат.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Аллаһы Тәгалә сынавын да, аннан тартып чыгарырлык кешесен дә бирде»

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Кабер өстендәге агачта өч энә күрдем…»


Фикер өстәү