Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышкан хатыныннан гафу үтенгән

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән элеккеге тормыш иптәше Эльмира социаль челтәрләрдә мөнәсәбәтләре турында язуларын дәвам итә. Ришат бу юлы гафу үтенеп, видео да төшергән.

«Судан курыккан идем, бу хәтле йөзеп керергә… Тәтишка, барысы да синең өчен эшләнде. Матурым, мин сине яратам!» – ди ул видеода.

Постында исә мондый сүзләр бар: «Мин сине бик каты яратам! Бүтән синсез булдыра алмыйм! Гафу ит мине, Тәтишка. Әйдә дуслашыйк».

Берничә сәгатьтән Эльмира да үз сәхифәсендә болай дип яза: «Кайгыртуың өчен рәхмәт! Минем мәтрүшкәле чәй яратуымны белә…».

Фонда исә Ришатның «Сайра, сандугач» җыры уйный.

Дуслашуларымы, юкмы — монысын инде вакыт күрсәтер.


Фикер өстәү