Путин түрәләргә үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчеп утырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин түрәләрнең үзебездә җитештерелгән автомобильләргә күчеп утыруын хуплады.

«Министрлыклардан, ведомстволар, эшләр идарәсеннән чит ил машиналарын сатып алуны дәвам иттерү үтенече керде. Мин бу хәлгә нокта куелырга тиешлеген, илдәге барлык түрәләрнең үзебездә чыгарылган автомобильләрдә йөрергә тиешлеген әйттем», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Аның әйтүенчә, алар элеккегә караганда гадирәк машиналарда йөрергә мөмкин. «Ләкин моның бернинди дә начарлыгы юк. Киресенчә, әйбәтрәк тә. Түрәләренең барысы да илебезнең автомобиль брендларын, башка продукциясен үстерүгә омтылу зарурилыгын аңларга тиеш. Тормыш сыйфатын яхшырту омтылышы да иң элек шуңа юнәлдерелергә тиеш», – диде Президент.


Фикер өстәү