Владимир Путин чикләүләрнең озак вакыт дәвам итәчәген әйтте

«Санкция» сүзен әле бер генә ишетмәбез. Ил Президенты Владимир Путин чикләүләрнең озак вакыт дәвам итәчәген әйтте. Шуңа күрә мөстәкыйль үсешкә йөз тотарга туры килер.

Дәүләт җитәкчесе кичә Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрде. Сүз әлеге дә баягы чит ил санкцияләре басымы, шул шартларда илнең сәнәгый үсеше турында барды.

Владимир Путин әйтүенчә, бик күп тармаклар чикләүләр блокадасында калды. Чит ил партнерлары сәүдә-икътисад һәм кооперация мөнәсәбәтләренә бик тиз нокта куйды.

– Ләкин без, икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү өчен, ресурс һәм көчләребезне туплый алдык, шул исәптән Көнбатыш продукциясен Россия яки дустанә илләрнең аналоглары белән алмаштыруга адымнар ясадык, яңа алымнарны гамәлгә ашыра башладык, – диде ил башлыгы. Аның әйтүенчә, ил күләмендә эш киеренке барды. Әмма хәзер уңай нәтиҗәләрне күрергә мөмкин. Без икътисадның яңа үсеш циклына чыктык.

Владимир Путин санкцияләрнең озакка сузылачагын да искәртте. Әмма, моңа карап кына, кул кушырып утырып булмаганы көн кебек ачык.

– Шуңа да импорт технологияләрен һәм продуктларын алмаштыру белән беррәттән, озак вакытка исәпләнгән үзгәртеп корулар турында да уйларга кирәк, алар илнең суверен үсешенең стратегик максатларына юнәлдерелгән булырга тиеш, – диде Владимир Путин.

Утырышта ил башлыгы яңа максат та куйды: тотрыклы сәнәгать үсешенә чыгарга кирәк. Президент искәрткәнчә, еллык Юлламада моңа ирешү өчен бурыч-максатлар шулай ук билгеләнгән.

– Тулаем алганда, технологик суверенитетка ирешүгә юнәлдерелгән проектлар өчен, шул исәптән җитештерүчеләр өчен дә, продукцияне кулланучылар өчен дә дәүләт ярдәме чараларын, өстәмә субсидияләрне арттырырга кирәк, – диде ил җитәкчесе.

Владимир Путин сүзләренчә, тотрыклы сәнәгый үсешкә ирешү өчен, күпкә тизрәк, тырышыбрак эшләү, алдынгы технологияләрне актив куллану, чыгарыла торган продукция номенклатурасын киңәйтү, фән-сәнәгать мәктәпләрен ныгыту һәм кадрлар әзерләүдә яңа алымнардан файдалану сорала.


Фикер өстәү