Гыйнвар – февраль айларында Татарстанда 526576 сәяхәтче булып киткән

Быел гыйнвар – февраль айларында Татарстанда 526576 сәяхәтче булып киткән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 42,8 процентка күбрәк бу.

Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, республика 2 ай йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында туристларны иң күп җәлеп иткән төбәккә әйләнгән. Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе (312067 турист), Башкортстан – өченче  (268152).

Исегезгә төшерәбез: быел гыйнвар аенда Татарстанда  барлыгы 264,5 мең сәяхәтче булган.  Бу – узган елның беренче аендагыга караганда 28 процентка күбрәк.  Февральдә – 262 мең (2022 елның шушы ук аендагы күрсәткечтән 62,3 процентка зуррак).

Узган елда республикага килгән туристларның гомуми саны 3,7 миллион тәшкил иткән.


Фикер өстәү