Эндәшү дә куркыныч: мошенниклар белән ничек сөйләшергә?

Акчам булмагач, алдамаслар дип тынычланма! Мошенник, уйласа, сезнең исемгә кредит рәсмиләштереп булса да төп башына утыртачак. Хокук сакчылары халыкны шулай дип кисәтә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газыймов сүзләренә караганда, телефон аша кылынган җинаятьләрнең 33–34 процентын нәкъ менә шушы төр мошенниклык очраклары тәшкил итә. «Банк хезмәткәре беркайчан да клиентка турыдан-туры үзе шалтыратмаячак. Бу – мошенниклар алымы. Клиентның исәп-хисап счеты белән бәйле шикле операцияләр булган очракта да банк аларны автомат рәвештә туктатачак», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Әлеге ысулны үз итүче мошенниклар, гадәттә, үзләре генә эш итми. Шуңа күрә быелдан башлап хокук сакчылары аларның арадашчыларын да җинаять җаваплылыгына тарта башлаган. Элегрәк курьер булып еш кына таксистлар йөргән булса, соңгы арада алар бу эштән баш тарта икән. Шуңа күрә бүген җинаятьчеләр үзләренә ярдәмчене, нигездә, «Телеграм» канал аша таба. Мошенникларга ярдәм итүче арадашчылар арасында хәзер яшьләр, хәтта балигъ булмаганнар да очрый. Шуңа күрә нәрсәнедер илтеп биргән, алып кайткан өчен бик зур акча вәгъдә итсәләр, шикләнергә кирәк, ди белгечләр.

Һәр нәрсәдән отып калырга күнеккән мошенниклар килеп туган вазгыятьтән дә файдаланып калырга тырыша. Әле берничә көн элек хокук сакчылары Чистайда яшәүче 80 яшьлек әбине төп башына утырткан ике хатын-кызны тоткарлаган. «Акча алышыначак. Шуңа күрә булган акчагызны саклап калырга ярдәм итәсебез килә», ­– дигән булып, әбинең соңгы акчасына кадәр алып чыгып киткән алар.

Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы биш елда республикада киберҗинаятьләр саны ун тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: 2017 елда Татарстанда шундый 4 мең очрак теркәлгән булса, узган ел бу сан 14 меңгә җиткән. Дөрес, быелның гыйнвар –февраль айларында республикада киберҗинаятьләр саны шактый кимегән. Әйтик, ике ай эчендә банк карталарыннан акча урлау очраклары гына да 200 җинаятькә азрак теркәлгән.

Рәмис Газыймов сүзләренә караганда, телефон аша эш итүче җинаятьчеләрнең күбесе – чит төбәктә яшәүчеләр. Узган ел аларның эзенә төшү өчен чит төбәкләргә 600дән артык командировка оештырырга туры килгән. Үзебездә яшәп, алдап ятучыларны да аулыйлар, билгеле. Әле декабрьдә генә Казанның Вознесение бистәсендә кырыгалдарларның колл-үзәген тапканнар. Корбаннарын, сатып алынган дару һәм БАДлар өчен компенсация алырга ярдәм итәбез, дип алдаган алар. Шул рәвешле алар халыкны 12 миллион сумга төп башына утырткан.

«Мошенниклар бушлай игълан сайтларын да ярата. Әле күптән түгел генә шуларның берсе кулга алынды. Берничә көн элек кенә машинасын сатып җибәргән ир-атка шалтыратып, үзен машинаны сатып алган кеше дип таныштырып: «Машинагызда бер көн дә йөри алмадым – ватылды, ремонтка акча бирмәсәгез, аны кире кайтарам, дип яный башлаган. Машинаның элекке хуҗасы исә, эшне зурга җибәрергә теләмичә, ул сораган акчаны күчергән. Тикшерү барышында мошенникның Самара кешесе икәнлеге ачыкланды. Берничә ел элек иреккә чыккан әлеге ир-ат рәхәтләнеп тавышын үзгәртә, хәтта хатын-кыз булып та сөйләшә ала», – ди Рәмис Газыймов.

Мошенникларның бик оста психолог булулары күптән яңалык түгел анысы. Хокук сакчылары тикшерү барышында кырыгалдарларның әйберләре арасында кешедә ышаныч тудырырга, дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә торган күпсанлы психологик китаплар да тапкан.

Кирәк әйберне интернет аша – онлайн рәвештә генә сатып алырга күнеккән кешеләр арасында да алданучылар күп. Шуңа күрә белгечләр аларга маркетплейс, ышанычлы оешмалардан гына заказ бирергә киңәш итә. «Арзан бәягә кызыгып, шикле оешмадан онлайн рәвештә әйбер сатып алырга кирәкми. Заказ биргәч, буш посылка килде яки бөтенләй килмәде, дип зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күп. Бүген теркәлгән киберҗинаятьләрнең 18 проценты нәкъ менә шушы төркемгә туры килә», – ди Рәмис Газыймов.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү