Эшлим дисәң… табалар

«Работа в России» сайты алар өчен 55 мең вакансия тәкъдим итә. Бер кешегә 6 эш урыны бар дигән сүз бу. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда әнә шулай дип белдерде.

– Республикада халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрсәтелә башлый. Элек мәшгульлек үзәкләренә эшсез кешеләр генә мөрәҗәгать иткән булса, хәзер эштән китү куркыныч булган, тулы булмаган эш вакытына күчерелгән, эштән туктап торган хезмәткәрләр, хезмәт хакы түләнми торган ялга җибәрелгәннәр, банкортлыкка эләккән оешма эшчеләре, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче кешеләр дә ярдәм сорап килә ала, – ди министр. – Эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең суммасы 12 мең 792 сумны тәшкил итә. Мәшгульлек үзәкләренә исәпкә баскан кешегә өч ай дәвамында шушы акча түләнә. Алдагы өч айда 5 мең сум бирелә. Аннан соңгы өч айда 1 мең 500 сум түләнә.

Министр аңлатканча, эш җитәрлек. Әгәр белгечлегенә туры килми икән, яңадан укыту мөмкинлеге дә бар. Оешмага бер эшчене укыту өчен 59 мең сум акча каралган. Бу максатка дәүләт 203 миллион сум акча бүлеп бирә. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә дә ярдәм бар. Аларга бер тапкыр 145 мең сум акча бирәләр. Бу акчаны кире кайтарасы түгел. Шулай министрлык үз эшен башлаучыларга документларны рәсмиләштергәндә, бизнес план төзегәндә дә ярдәм кулы суза. Элек эш башлау өчен ике ел вакыт кирәк булса, хәзер моны бер ел эчендә башкарып чыгып була.

– Республикада  «Демография» илкүләм проекты кысасында пенсия яшенә якынлашкан, декрет ялында булган, баласы бакчага йөргән эшсез әниләрне укыту  күптәннән бар. Быел шулар янына эштән җибәрү куркынычы булган һәм 35 яшькә җитмәгән кешеләрне укыту да өстәлде. 5 мең 800 кеше һөнәр алыштырырга теләк белдерде инде. Дәүләт хисабыннан белем алырга теләгән кешеләр «Работа в России» сайтына теркәлеп, шунда гариза калдыра ала, – ди Эльмира Зарипова.

Югары уку йортын тәмамлап, тәҗрибәсе булмаганлыктан эш таба алмаучы яшьләрне хезмәт урыны белән тәэмин иткән оешмаларга да дәүләт ярдәме каралган. Эшлим дигән кешегә «Социаль контракт» та төзергә була. 2022 елның 1 мартыннан килешү төзегәндә эшсез дип табылган гаилә әгъзасының кереме исәпкә алынмаячак. Бу – дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге арта дигән сүз.  Килешү җан башына уртача керемгә карап төзелә.  Керем эшкә яраклы кеше өчен 11 мең 724 сум, пенсионерлар өчен 9 мең 250 сум, балалар өчен 10 мең 433 сумнан түбәнрәк булырга тиеш.

Министр быел кирәкле һөнәрләргә дә тукталды. Республикада техник торбаларны монтажлаучылар җитми. Шундый 1 мең 175 эшче кирәк. Хезмәт хакы да аз түгел. Аларга 38 мең сум акча вәгъдә итәләр. Газ белән эретеп ябыштыручылар, табиблар, машина йөртүчеләр, төрле өлкәләрдәге инженерлар, пешекчеләр җитми. Аларның уртача хезмәт хаклары 20–37 мең сумны тәшкил итә.

Эльмира Зарипова, илдәге вазгыятьтән чыгып, алдагы елларда кирәкле һөнәрләрне дә әйтте.

– Мәктәпне тәмамлаучылар нинди һөнәр сайлаячакларын хәл иткәндер инде. Татарстанда техник, азык-төлек өлкәсендә эшләүче инженерлар, химиклар, технологлар, төзүчеләр, фармацевтлар, медиклар, төзүчеләр, монтажчыларга кытлык булачак, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү