Пандемия дөреслекне ачты

Татарстанда 280 мең кеше хәерчелектә яши.  Апрель аенда эшсезләр саны 133 меңнән артып киткән. Бүген 52898 кеше эшсез булып исәпләнә. Авыр хәлдә ярдәм итү өчен, дәүләт андыйлар белән  «социаль контракт» төзи. Шул рәвешле, җитәкчелек хәерчеләр санын киметмәкче.  Максат – мохтаҗ гаиләләрнең ким дигәндә 35–40 процентын   нормаль тормышка кайтару. Татарстанның Иҗтимагый палатасында әлеге темага «Социаль контракт: бергәләп – нәтиҗәгә» дигән сөйләшү булды.

Пандемия дөреслекне ачты

Эшсез калучылар саны быел  артып китте. Пандемиягә бәйле рәвештә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлагач, Мәшгульлек үзәкләренә килүчеләр саны да артты. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әнә шулай ди.

– Хәерчелек проблемасын бөтенләе белән бетереп булмаячак. Ул һәр кешенең үзеннән дә тора. Хөкүмәттән килгән ярдәм вакытлыча гына ул. Мәшгульлек үзәкләренә  мөрәҗәгать иткән кешене, үзе риза булса, эш белән тәэмин итәбез. Кирәкле юнәлеш буенча бушлай укытабыз да. Тик эшкә урнашам дип атлыгып торучы гына юк.  Кешедә теләк бар икән, ул, әлбәттә, тормышын җайлап җибәрә, – ди министр урынбасары.

Мохтаҗлыкта яшәгән, авыр хәлдә калган кешеләрне эшкә урнаштырып кына калмыйлар,  1 ел буе өстәмә акча түләп баралар. Тормышы гына җайланып китсен! Эчкечеләрне исә дәвалыйлар. Белемсезләргә белем дә бирәләр. Бу ярдәм бары тик социаль контракт төзегән очракта гына күрсәтелә.

Ярдәм кирәк, ә эшләүче юк

– Быел социаль контракт өчен дәүләттән 436,3 миллион сум акча бирелде. Шуның 253 миллионы – федераль казнадан, 183,3 миллион сумы – Татарстанныкы, – ди Наталья Бутаева. – Тик әлеге контрактны төзергә теләк белдерүчеләр аз. Социаль яклау бүлекләрендә  азкеремле, мохтаҗ гаилә дип пособие алырга мөрәҗәгать иткәннән соң, күпләрнең ничек яшәве ачыклана. Быел 3яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга пособие түләнә башлагач, андыйлар санын чамалый алдык. Тик берсе дә тормышын яхшыртыр өчен социаль контракт төзергә теләк белдерми.  Дәүләт ярдәменә өметләнүче күп, эшләргә теләүче юк. Тик онытмаска кирәк: бушлай сыр булмый. Дәүләт ярдәменә өметләнәсең икән, үзең дә өлеш керт.

Наталья Бутаева сүзләренә караганда, Татарстанда хәерчелек күрсәткече 7,4 процентны тәшкил итә. 2030 елга аны киметеп, 3,3 процентка калдырмакчылар. Үзләрен мохтаҗ дип белдергән кешеләрнең тормышын да тикшерәләр.

– Фәкыйрьләрне барлый башлагач, күбесенең бик яхшы шартларда яшәве ачыкланды.  Араларында 30 яшьләр тирәсендәге ирләр күп. Күбесе әби-бабай караучы булып урнашкан. Тик  моның күбесе дөреслеккә туры килми, алар документта гына теркәлгән. Рейдка чыгып, үзләреннән сорый башласаң, «соры базар»да икәннәрен яшермиләр, – ди ул.  – Уйлап карасаң, кинәт кенә шулкадәрле кеше эшсез кала алмый бит инде. Димәк, күпләр салым түләмичә генә, теркәлмичә эшләп яткан. Пособиеләр түләгән вакытта  барысы да беленде. Хәзер эшсезләр саны кимеде. Бу илдәге икътисадка бәйле. Күп кенә эш урыннары ачылды. Димәк, һәркем  кире үз урынына кайтты.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  хезмәт базары һәм дәүләт хезмәтләре мониторингы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәния Фарукшина да эшсезләр саны артуның пособие түләүгә бәйле булуын әйтә.

– Ел ахырына андыйларның саны 46 меңгә калыр дигән фараз бар. Эш эзләүчеләрнең 40 процентының озак еллар эшләмәве, күбесенең беренче тапкыр эзләве ачыклана. Бүген 40 меңнән артык вакансия бар бит. Урнашучы гына юк, – ди ул.

Фикер төрле, теләк бер

Очрашуда төрле фикерләр яңгырады. Эшсез калган кешенең үзен генә түгел, балаларын да кайгырту кирәк, диделәр. Сүз уңаеннан, быел пандемия аркасында эшен югалткан, вакытлыча эшләмичә торган кешеләрнең балаларына дәүләт пособие бирде.  3–7 яшьтәге сабыйлар өчен түләнгән акчаның нигә башкаларга булмавы хакында да сөйләштеләр.

– Дәүләткә салым түләмичә эшләгән акчасын конвертта алып яткан кешенең гаиләсе дә, баласы да дәүләт ярдәмнәрен ала. Табибка бара, мәктәптә укый. Теркәлеп эшләүче, салым түләүченең матди хәле, бәлки, ул кешенекеннән начаррактыр да әле. Менә шул хакта уйларга кирәк, – ди КФУ профессоры Владимир Хоменко.

Татарстанның Иҗтимагый палата эксперты Фәнис Хөсәенов, пандемия вакытында кредит каникуллары бирелә башлагач, күп кенә авыр хәлдә  калган кешеләр белән очрашкан.

– Аларның  керемнәрен санаганда, ни өчен өстендәге кредитларны да исәпләмиләр икән? Алар бит ул кредитларны тормышы өчен ала. Кичә миңа бер ханым килде. Элек берничә урында эшләп, акча күп алган. Шуңа ышанып, кредит рәсмиләштергән. Хәзерге көндә 75 мең сум бурычы бар. Ә хезмәт хакы – 40 мең сум гына. Әнә шундый кешеләрне банкротлыкка чыгарып булмыймы? –  ди ул.

Әмма аңа каршы Наталья  Бутаева: «Кереме яшәү минимумыннан ким булган кешеләрне генә мохтаҗ дип санап була», – дип җавап бирде. Димәк,  бу ханым белән социаль килешү төзеп булмаячак.

 

Социаль контракт төзегәч, нинди ярдәм күрсәтелә?

– Мохтаҗ кеше эшкә урнашканнан соң, 1 ел дәвамында ай саен өстәмә 10 085 сум түләнә (бер минималь хезмәт хакы).

– Өстәмә белем бирәләр. Укыган өчен 30 мең сум, ай саен 10 085 сум түләнә.

– Үзмәшгуль булган кешегә эш башларга 50 мең сум бирелә.

– Эчкечеләрне айныткан вакытта, алимент түләмәүчене эзләгәндә, ай саен 10 085 сум түләнә.

– Гаиләдә 18 яшькәчә 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнеп, әнисе яки әтисе, берәр бала физик мөмкинлеге чикле булса,, гариза санына карап  80–90 меңгә кадәр түләнә.

 

Республикада быел 6261 социаль контракт төзелгән. Шуның 80е – һөнәри белем алу, 161е – үзмәшгульлек, шәхси эшмәкәрлек, 3709 –тормышта авыр хәлдә калучылар. Андыйлар арасында 18 кешене эчүчелектән дәвалаганнар,  53 гаиләгә алимент түләнә башлаган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү