Яңа коронавирус инфекциясе – ул вирус, әмма Татарстанда яшәүчеләр аны антибиотиклар белән дәваларга тырыша һәм бик нык ялгыша. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында мондый терапиянең куркыныч булуы турында сөйләгән.
«Ниндидер инфекцияне дәвалаганда без һәрвакытта да әлеге инфекциягә каршы нәтиҗәле булган дарулар билгелибез һәм биредә вируслы инфекциягә (Covid-19 – нәкъ шундый инфекция) бернинди антибиотик та йогынты ясамавын танырга кирәк», — дип искәртте ул.
Табиб аңлатканча, антибиотиклар вирусны түгел, ә бактерияне үтерә. Нәтиҗәдә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы үзлегеннән антибиотиклар кабул итүче татарстанлылар мондый дәвалануның бернинди нәтиҗәсен тоймый.
Моннан тыш, антибиотиклар белән дәваланганда терелә алмыйсың һәм авыру тагын да көчәя генә.