Җылы һава торышы коронавирус таралуын киметә алырмы?

Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк: синоптиклар май аеның кайбер көннәрендә 20 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый. Җылы һава торышы коронавирусның кимүенә сәбәпче була аламы?

Вирус кызу температурада яши алмый, шуңа да ул урамда юк, көннәр эсселәнгән саен ул бетәчәк дип уйлаучылар бар. Моңа ышаныргамы? Казан дәүләт медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы доценты, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов коронавирус инфекциясенә бәйле бу сорауга менә нинди фикердә:

− Коронавирус инфекциясе үрчесен өчен уңай температура – Цельсий буенча якынча 3-5 градус. 30 градуска якын температурада вируслар репликацияне, ягъни үрчүен туктата. Әгәр температура 56 градуска җитә икән, вирус үлә. Мәгълүм булганча, Италиядә дә җылы, Америкада да, Европа илләрендә дә. Әмма моңа карап кына авырулар азракмы? Коронавирус белән чирләүчеләр саны анда бик күп. Температура вирусны үтерә икән дип ялгышмыйк. 50 градус була икән, әле бу хакта уйларга мөмкин. Әмма +12-15 булган һава шартлары вируска бернинди зыян китерми.


Фикер өстәү