«Вакытлыча госпитальләрдә дарулар һәм кислород җитми» дигән сүз дөресме?

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе диагнозы тагын 51кешегә куелган. 8 сырхауны хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана. Авыруларның күбесе – 30 – 50 яшьлекләр. Республикада таҗвирус барлыгы 8 мең 42 кешедә табылган.

– Сезонлы тирән тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күбәя, шул исәптән коронавирус инфекциясе белән дә. Ул да ОРВИның бер төре санала, ягъни гомуми саннарда COVID-19ның артуын да күрәбез, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Халык арасында йөргән: «Кайбер вакытлыча госпитальләрдә дарулар, кислород җитми», – дигән сүзләрне Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков кире какты.
– Дәвалау оешмаларын кислород белән тәэмин итүче оешма тәүлек буе эшли. Алар чакыруга килеп җитә, – диде ул. – Дарулар бар, ләкин табиб язган даруларны гына кулланырга кирәк. Социаль челтәрләрдә ковидтан дәвалануның төрле схемаларын тәкъдим итәләр. Тик алар файдадан бигрәк зыян китерергә мөмкин, чөнки организм төрле һәм чир дә төрлечә уза. Вакытында табибка бармау да куркынычны арттыра.
Эпидемиологик вазгыять уку тәртибенә дә үзгәреш керткән. Сыйныфта авыручылар күп булганлыктан, республика мәктәпләреннән 690 бала өйдә укуга күчерелгән. Барлыгы 29 сыйныф, шуның 27се – Казаннан, берәр очрак Чаллы һәм Лениногорскига туры килә. Бу уку елы башыннан укучыларны сыйныф бүлмәсенә температура үлчәп кенә кертәләр. Иртәнге фильтр вакытында ОРВИ билгеләре булганлыктан һәм температураcы күтәрелгәнлектән, 6 меңнән артык укучыны дәрескә кертмәгәннәр.
Любовь Авдонина сөйләвенчә, коронавирус инфекциясен 40 кеше республикадан читтә йоктырган. Алар арасында бер бала да бар. 15 кеше – Краснодар краеннан, 10ысы –Кырымнан, 1се – Ставрополь краеннан, 14е Төркиядән сәфәрдән кайткач авырый башлаган. Бер атна эчендә Төркиядән, Кырымнан һәм Краснодар краеннан кайтучыларда берәр очрак теркәлгән. Чит илдә булып кайтучылар, ковидка тест тапшырып, нәтиҗәне дәүләт хезмәте порталына кертергә тиеш. Тик әлеге күрсәтмәне үтәмәүчеләр дә шактый, шундыйларга 93 беркетмә тутырылган. 34 кешегә 312 мең сумлык штраф салынган.
Бу көннәрдә Казанда КФУ медсанчастенда да вакытлыча госпиталь ачылды. Владимир Жаворонков аңлатуынча, анда сырхаулар провизорлык итүче госпиталь белгечләре кулы аша узгач кына китерелә һәм хәлләре тотрыклы булган хасталарны салачаклар. Биредә Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе бинасы янындагы кебек «ашыгыч ярдәм» машиналары ташкыны булмаячак.
Татарстан медицина оешмаларына сезонлы гриппка каршы икенче партия вакцина кайткан. Хәзергә республика халкының 700 меңе прививка ясаткан. Өченче партияне октябрь азагында көтәләр.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү