Эшлим, дигән кешегә эш табылырга тиеш

Мәшгульлек турында 30 ел элек кабул ителгән законны төптән үзгәртергә кирәк. Бу эш башланган инде. Үзгәреш җилләре кемнәргә кагылачак? Бу хакта «Бердәм Россия» оештырган «партия лигасы» утырышында сөйләштеләр.

– Без инде бер елдан артык пандемия шартларында яшибез. Вазгыятьнең ни дәрәҗәдә үзгәргәнен сөйләп тору кирәкмидер. Иң беренче чиратта, бу үзгәрешләр икътисадка кагылды. Бик күп кеше эшсез калды, оешмалар ябылды, яшьләрнең зары артты. Билгеле, вазгыять үзгәргәч, әлеге проблемаларга каршы тора алырдай чараларыбыз да искерде, яңалары барлыкка килде. Менә шул яңа чараларны законда теркәү, искергәннәренә төзәтмәләр кертү һәм аларны нәтиҗәле итү – бүгенге зур бурычыбыз, – дип аңлатты Россия Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Фәррахов.

Халыкны эш белән тәэмин итү буенча цифрлы хезмәт булдыру (ягъни кеше өйдән чыкмыйча гына да төрле оешмалардагы вакансияләр белән танышырга һәм эшкә урнаша алырга тиеш).

«Бу үзгәреш илдәге эшсезләр санын киметәчәк», – диелә документта. «2020 елда эшсезләр саны кискен артты. Узган ел Татарстан өчен рекордлы сан – 78 мең эшсез теркәлгән иде. Бүген эшсезләр саны 27 меңне тәшкил итә. Теркәлмичә эшләүчеләр – 130 мең. Ләкин вакансияләр саны арта, алар белән танышу өчен мөмкинлекләр барлыкка килә, шуңа күрә якын киләчәктә бу саннарны күпкә киметербез дип уйлыйм, – дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне эш белән тәэмин итүне камилләштерү.
Сүз, беренче чиратта, мөмкинлекләре чикле кешеләр турында бара: эш бирүчеләр салым ташламаларына аларны эшкә алганнан соң гына ия булачак.

Моннан тыш, яшьләр турында да онытмаганнар:
– Моңа кадәр 18–20 яшьтәге һөнәри-техник училищеларны тәмамлаучыларга эш эзләүдә ярдәм күрсәтү каралган иде. 18–25 яшьлекләргә һәм югары белем алганнарга да игътибар итәргә кирәк дип уйлыйбыз. Бүгенге яшьләр, яхшы белем алуларына карамастан, эшсезлектән тилмерә. Бу проблеманы кичекмәстән хәл итәргә кирәк, – ди Айрат Фәррахов.

Үзмәшгульләргә дә һәрьяклап ярдәм итү (аларга мәшгульлек үзәкләре хезмәт күрсәтергә тиеш булачак).

– Пандемия шартларында үзмәшгульләр саны шактый артты. Эшсез калганнар нинди дә булса керем алу өчен, күбесенчә курьер, такси хезмәте күрсәтүне сайлады. Киләчәктә дә үзмәшгуль булып теркәлүчеләр саны артачак. Ләкин үзмәшгульләрнең пенсия белән тәэмин ителеш, социаль яклау һәм башка өлкәләрдә гарантияләре, үзмәшгуль булып теркәлү өчен матди ярдәм күрсәтүчеләре, белем алу өчен мөмкинлекләре юк, – ди Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Лиана Пахарева.
Клара Таҗетдинова әйтүенчә, безнең республикада шәхси эшмәкәр һәм КФХ булып теркәлүчеләргә 145800 сумлык беренчел матди ярдәм күрсәтелә. Үзгәрешләр кертелгән очракта, бу ярдәм үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә дә күрсәтелер дип көтелә, ләкин матди ярдәмнең нинди күләмдә биреләчәге әлегә билгесез.

Болай барса, киләчәк нинди булыр?
Мәшгульлек турындагы закон проекты бу үзгәрешләрне «күтәрә» алса, биш елдан соң ил икътисады, аерым алганда, хезмәт базары ниндирәк хәлдә булыр соң? Очрашуда катнашучылар үз фаразларын җиткерде:
– Хезмәт базарында конкуренция артачак. Эшче кулларга гына түгел, белемгә конкуренция яңа борылышлар алыр дип уйлыйм. Ил икътисады үсеш темпларын күпкә арттырыр дип өметләнәм. Миңа калса, бүгенге вазгыять таләп иткән читтән торып эшләү дә киләчәктә камилләшәчәк, – дип белдерде Айрат Фәррахов.
– Киләчәктә тә хезмәт базарында проблемалар булмый тормас. Кеше яхшы шартларда эшләргә һәм уңайлы шартларда яшәргә хокуклы. Эшлим, дигән кешегә эш табылырга тиеш, – диде бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү