Рөстәм Миңнеханов: “Торак төзеп кую – бер хәл. Янәшәдә мәктәбе, эш урыны булу да кирәк”

Татарстан Президенты төзелеш алып барыла торган киңлекләрне үстерү  институтын булдыру турында әйтеп, бу мәсьәләдә эшмәкәрләрнең аерым роль уйнавын искәрткән.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшмәкәрләре белән еллык очрашуда республикада территорияләрне комплекслы төзү өчен киңлекләрне үстерү буенча махсус институт булдыру турында белдергән.

– Системалы эш алып барылмаган тәкъдирдә, территорияләрдә социаль инфраструктура булмауга бәйле проблемалар чыгып кына торачак. Шуңа күрә без махсус орган оештырырга булдык. Торак төзеп кую – бер хәл. Янәшәдә мәктәбе, эш урыны дә булу кирәк. Бизнес ясаучының үзенә тиешле акчаны кесәсенә салып куюы аңлашыла.  Ә бит кешеләр үзләренең проблемалары белән япа-ялгыз кала, – дигән ул.

Президент басым ясап әйткәнчә, комплекслы төзелеш – социаль объектлар гына түгел, ә эш урыннарын, бизнесны үстерү өчен шартлар булдыру да.

– Моның иң кыска юлы – әйбәт мәйданчык бирү һәм ярдәм чаралары күрсәтү. Шушы юнәлештә эшлиячәкбез, – дип өстәгән ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар башлыклары да эшмәкәрлекне үстерүдә зур роль уйнарга мөмкин.

– Районнар башлыкларының бу эш белән кызыксынуы, аңа җәлеп ителүе бик кирәк, чөнки кече һәм урта бизнес – территория ул. Район башлыгы кызыксынмый икән, инфраструктурасы да, ярдәме дә булмый. Шул ук вакытта, үзебез үк күреп торганча, республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларны аңламаучылар да бар. Без һәр атна саен кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча районнарның хисапларын тыңлыйбыз. Икътисад – республикабызда яшәүчеләр  өчен алга таба чәчәк атуга нигез, дип саныйм. Агломерацияләрнең ничек үсүен күреп торабыз. Ә бит бу юлларның тыгынлыгына китерә. Торак комплекслары территорияләрендә эш урыннары юк. Бу мәсьәләләрне безгә хәл итәргә кирәк булачак, – дип йомгак ясаган республика башлыгы.

 


Фикер өстәү