Россиядә микрозаймнарны түләмәү буенча рекорд куелган

Вакытында түләнелмәгән микрозаймнар саны биш миллион ярымга җитеп килә.

Россиядә микрозаймнарны түләмәү буенча рекорд куелган. Февраль ае йомгаклары буенча вакытында түләнелмәгән микрокредитлар саны 5 миллион 400 меңгә җиткән. Кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, кире кайтарылмаган кредитлар күләме кар йомарламы кебек үсә. Әйтик, шул февраль аенда гайнвардагыга караганда 1,8 процент үсеш теркәлгән.

Микрофинанс оешмалары, үз чиратында, алдагы айда займнар бирүне 7,8 процентка киметеп, аларның санын 1,8 миллионга калдырган.  Микрокредитлар күләме дә киметелгән: уртача күләме нибары 13 107 сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә февраль аенда 23,8 миллиард сум чамасы гына займ бирелгән. Сентябрь аеннан бирле иң түбән күрсәткеч бу.

Март башына Россиядә яшәүчеләрнең микрофинанс оешмалары алдындагы гомуми бурычы 171,8 миллиард сумга җиткән.


Фикер өстәү