Сентябрь аенда бирелгән микрокредитлар саны буенча республика ил төбәкләре арасында алтынчы урында

Сентябрь аенда Татарстанда хезмәт хакына кадәр, дип алына торган һәм суммасы 30 мең сумнан артмаган 76 130 микрозайм бирелгән. Бу – алдагы ай күрсәткечкеннән 6,1%ка кимрәк.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда бирелгән микрокредитлар саны буенча республика ил төбәкләре арасында алтынчы урында. Беренче бишлеккә Мәскәү (141 693 займ), Мәскәү өлкәсе (121 812), Краснодар крае (94 799), Свердловск өлкәсе (91 698) һәм Башкортстан (87 147) кергән.

Бюро мәгълүматлары буенча,  Россиядә яшәүчеләр сентябрь аенда барлыгы 2,59 миллион микрозайм (алдагы айдагыга караганда 5,8 процентка кимрәк) алган.


Фикер өстәү