Татарстанда яшәүчеләргә бирелгән кредит карталары 5,4 процентка арткан

Май аенда республикада барлыгы 27 732 кредит картасы рәсмиләштерелгән. Апрель аендагы (26 306) белән чагыштырганда, 5,4%ка күбрәк бу. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Татарстан бирелгән карталарның саны ягыннан 30 лидер-төбәк арасында сигезенче урынга чыккан. Республика бу җәһәттән Мәскәүдән (71,253 кредит картасы), Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Башкортстан, Свердловск һәм Ростов өлкәләреннән генә артта калган.
Ә менә Ставрополь краенда бирелгән карталар саны иң зур күрсәткечкә – 12,6%ка арткан.
Россия буенча май аенда барлыгы 970 мең кредит картасы бирелгән. Әлеге күрсәткеч апрель аендагы белән чагыштырганда 6%ка күбрәк.


Фикер өстәү