Әлмәт районында автомобиль трассадан чыгып очкан һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган

Юл-транспорт һәлакәте Оренбург-Казан трассасында Әлмәт районының Аппак авылы янында булган.

Шаһитлар сүзләренә караганда, Renault трассадан чыгып оча һәм берничә тапкыр әйләнеп кюветка төшеп капланган.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүчене автомобильдә кысылып кала. Аны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.


Фикер өстәү