Машина йөртү таныклыгы булмаган егет аркасында юл-транспорт һәлакәте булган. Өлкән кеше комада

Чаллы-Түгәрәк кыр трассасында машина йөртү таныклыгы булмаган 18 яшьлек автомобильче юл читенә чыгып очкан. Бу хакта «Татар-информ» ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткән.

Ачыкланганча, егет тизлеген арттырып, идарә итә алмыйча, кюветка төшкән. Шуннан соң машина ауган.

Авария нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесен җәрәхәтләр белән Чаллы хастаханәсенә алып киләләр. Тагын икесе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә. 52 яшьлек пассажир комада, аны да Чаллы БСМП-сына алып киткәннәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның берсе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.


Фикер өстәү