Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 78 еллыгына акчалата бүләк бирәчәкләр

Ул пенсия белән бергә биреләчәк.
Татарстанда 295 ветеран Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Социаль фондның республика буенча бүлеге инде апрель аенда ук 248 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм 47 инвалидка 10ар мең сум күләмендә акча күчерәчәк. Бу акчаны пенсия белән бергә бирү күздә тотыла.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, Cоциаль фонд 2019 елдан бирле ветераннарга Җиңү көненә бүләк бирү мәсьәләсен хәл итеп килә. Шул рәвешле якташларыбызның батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре хөрмәтләнелә.

Җиңүнең 78 еллыгына акчалата бүләк алу өчен гариза тапшырырга кирәкми. Ул Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары нигезендә бирелә. Ягъни ветераннарга, аларның якыннары яки вәкилләренә Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, дигән сүз.


Фикер өстәү