Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ветераннарга 10ар мең сум бирелә

Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр 10ар мең сум күләмендә акча бирелә. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге аны түли башлаган да инде.

2019 елдан бирле Җиңү көненә бирелә торган 10 мең сум апрель аенда ук пенсия һәм башка түләүләр белән бергә киләчәк. Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, республикада 438 ветеран Җиңү көненә шушы акчалата бүләкне алырга тиеш. Аның өчен бернинди дә гариза тапшырырга кирәкми. Түләү Пенсия фонды бүлегенең җирле органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә хәл ителә.
Исегезгә төшерәбез: сугыш инвалидларына һәм ветераннарга акчалата бүләк Россия Президентының «Җиңү көненә кайбер категориядәге кешеләргә еллык акчалата түләү турында» 24 апрель, 2019 ел, № 186 карары нигезендә бирелә.


Фикер өстәү