Сез иң кирәк кеше икәнсез: «Ак чәчәкләр» бәйгесендә фельдшер машина белән бүләкләнде

«Ак чәчәкләр» бәйгесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге – «Лада» машинасына лаек булган фельдшер Рәзинә Мөгыйнова әле бүген дә бәйрәм тантанасында алган тәэсирләр белән яши. Баулы районы Мортаза фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләүче Рәзинә ханым бу җиңүен 32 еллык фидакарь хезмәтенә зур бәя дип саный.

«Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәдән исемемне игълан иткәч, шокта калдым. Каушаудан кулдан телефоным төшеп китте, аякларым тотмаска әйләнде. Кулга машина ачкычын алгач, ничек кире үз урыныма төшеп утырганны да хәтерләмим. Минем хезмәтемне шулай югары бәяләрләр дип кем уйлаган! Мин шушы бәйрәм тантасында шундый атаклы, легендар табиб, белгечләр белән бер залда утыруым белән үк бәхетле идем», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә. Хәер, ул көнне Рәзинә апаның нинди хисләр кичергәнен бөтен зал тойды бугай. «Икейөзләнә белмим шул, ничек бар – шулай. Шатлыгым да, борчуым да йөземә чыга», – дип тыйнак кына елмая ул үзе. Күңеле сизгән, күрәсең, узган ел Рәзинә апаның бик нык машина йөртергә өйрәнәсе килә башлый. Шул рәвешле тормыш иптәше белән «тимер ат»ны иярләү серләренә төшенгән ул. Хәзер менә машина йөртү таныклыгы алырга җыена. Тәҗрибәле фельдшер авырулары янына җил тизлегендә генә барып җитәчәк. Әлеге җаваплы һөнәрне сайлаган кешенең һәр секунды исәптә бит.

Рәзинә Мөгыйнова бүген 262 кеше яшәгән Мортаза авылы халкына хезмәт күрсәтә. Җәйгә кунакка кайтучылар белән бергә аларның саны 500гә җитә икән. Узган ел 400ләп кеше гомер иткән күрше Кырым-Сарай авылы да Рәзинә апа карамагына күчкән. Шушы авылдан чыгып, хәзер чит төбәкләрдә, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләрендә яшәүче авылдашлары да киңәш-табыш, ярдәм сорап әле дә Рәзинә апага шалтырата икән. Бу үзе үк аның хезмәтенә зур бәя бит!

Дөрес, хезмәт юлын башлаганда төрле чак булган. «Мин кечкенә чакта гел курчаклар, хайваннарны дәвалап уйный идем. Унынчы сыйныфны бетергәч, иптәш кызым белән медицина көллиятенә укырга кердек. 1990 елда аны тәмамлап, авылга фельдшер булып эшкә кайттым. Эшли башлаганда 20 яшьлек кыз идем», – дип искә ала ул елларны Рәзинә Мөгыйнова. Япь-яшь кызга авыл халкының ышанычын яулау җиңел булмый, билгеле. Баштарак халык яшь фельдшер янына килергә ашыгып тормый. Әмма эшли-эшли тәҗрибә туплана. Хәзер инде авылдагы медпункт ишегенең ябылып торганы да юк.

«Кеше гомереннән дә кадерле нәрсә юк. Безнең эштә иң беренче чиратта әнә шул кагыйдәне истә тотарга кирәк. Кешеләргә карата игътибарлы, ихтирамлы, киң күңелле булсаң гына эшли аласың. Фельдшерга батыр йөрәк тә кирәк», – ди Рәзинә Мөгыйнова. Батырлык дигәннән, күптән түгел үзенә дә ике яше дә тулмаган баланың гомерен саклап калырга туры килә аңа. Имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче сабыйны бер кат киемнән генә өшегән, аңсызланган килеш сап-салкын йортта табып ала ул.

Һәркайсының – үз батырлыгы

«Ак чәчәкләр» бәйгесендә катнашкан һәр табибның әнә шундый батырлыгы, тетрәнеп, кайчак җиңел сулап искә алырлык гыйбрәтле тарихы бар. Коронавирус дигән зәхмәт пәйда булгач, табибларның иң кирәкле, кадерле кеше икәненә инандык инде. Алар башкарган батырлыклар турында ишеткәч, бу фикернең хаклыгына тагын бер кат инанасың. «Уникаль очрак» номинациясендә җиңү яулаган Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары коллективы йөрәге туктаган 5 яшьлек кызның гомерен саклап калган әнә.

Узган елның 7 ноябрендә Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсенә эче авырткан биш яшьлек Эвелина исемле кызны китерәләр. Кызның температурасы да күтәрелгән була, йөрәге минутына 200 тапкыр тибә. Икенче көнне аны Республика балалар хастаханәсенә күчерәләр. Тикшерү барышында балага кискен миокардит диагнозы куела. 9 ноябрьдә Эвелинаның йөрәге кинәт туктап кала. Табиб-реаниматологлар ике сәгать буе баланың гомере өчен көрәшә. Әмма Эвелинаның гомере элеккечә үк кыл өстендә була. Йөрәкне күчереп утырту өчен аны һава борты белән Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар үзәгенә китерәләр.

Очыш вакытында, аппаратны гел контрольдә тотып, табиблар юл буе тезләнеп диярлек барган, теләсә нинди ялгыш хәрәкәт баланың гомерен өзәргә мөмкин булган. Операция кирәкмәгән, йөрәк эшчәнлеге акрынлап тернәкләнгән. Эвелина яңа тормышта беренче адымнарын ясаган. Шушы тарихны бәян иткән видеороликны карап бетергәч, сәхнәгә шушы табибларга рәхмәт әйтергә чыккан кечкенә генә кызчыкны күргәч, залдагы беркем дә күз яшьләрен тыеп кала алмады.

«Табибларга булган чиксез рәхмәтебезне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Эвелина – яшәвебезнең мәгънәсе. Димәк, табиблар кызыбызның гына түгел, безнең гомерне дә саклап калган», – ди яшь аралаш сабыйның әнисе Ольга Зәйдуллина.

Шушы ук номинациядә катнашкан башка табибларның да каһарманлыгы алдында  баш иярлек. Инсульт куркынычы янаган, гомере кыл өстендә булган ир-атка сигез сәгать буе операция ясап, гомерен саклап калган  Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары, коронавирус йоктырган йөкле ханымны коткарган Республика клиник хастаханәсе, 7 нче шәһәр хастаханәсе, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе табибларына да авырулары гомере буе рәхмәтле булачак.

Башкача мөмкин түгел

Шушы дәрәҗәле бәйгедә җиңүченең исемен атаган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да табибларга соклануын яшермәде.

– Иң авыры – кешеләр белән эшләү. Сез бит әле авыру кешеләр белән дә эшлисез. Алар белән эшләгәндә никадәр сабырлык, мәхәббәт, үзгә мөнәсәбәт кирәк. Менә шушы сыйфатлар безнең Татарстан табибларына гына түгел, Россиянең барлык сәламәтлек саклау тармагына хас. Килеп туган вазгыять табиб һөнәренең заман таләбенә туры килүен раслады, – диде парламент башлыгы.

«Ак чәчәкләр» бәйгесе елдагыча биш номинациядә узды. Бәйгенең төп җиңүчесе, «Ел табибы» дип Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш йөрәк-кан тамыры хирургы Роин Джорджикия табылды. 50 елдан артык гомерен шушы һөнәргә багышлаган табиб студент елларында ук хирургия белән кызыксынган, күп кенә операцияләрдә катнашкан, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнгән.

Роин Джорджикия, Татарстанда беренчеләрдән булып, йөрәк клапаннарын протезлау, ритм бозылганда ясала торган операцияләрнең нечкәлекләрен өйрәнгән. 2010 елдан башлап республикада беренче тапкыр аның җитәкчелегендә йөрәк күчереп утырту операцияләре ясала башлаган. Бүген аның донор йөрәкле пациентлары сау-сәламәт.

Бер кеше гомерендә бәяләп бетергесез зур хезмәт башкарса да, Роин Джорджикия үзе гадәти эш башкарам дип саный.

– Безнең республикада миңа караганда да зуррак казанышлары булган табиблар бар. Бу номинациядә җиңәргә дип омтылмадым. Эшләдем дә шуның белән шул, – диде ул сәхнәдән тыйнак кына. – 70 нче елларда Грузиядән Татарстанга килдем. Университетка укырга кереп, Татарстанның данлыклы медицина тармагында кайный башладым. Татарстанда шәхес үсешенә, бигрәк тә сәламәтлек саклау тармагына зур игътибар бирелә. Ирешкән казанышларыбыз да шуны раслый. Ул чакларда медицина шундый зур тизлек белән үсә алыр дип күз алдына да китермәгән идем. Мондый уңайлы шартларда үсмичә мөмкин түгел.

 

 «Ак чәчәкләр – 2022» республика бәйгесе җиңүчеләре

 

Номинация Җиңүче
«Елның иң яхшы медицина хезмәткәре» Ләйсән Анамова, Актаныш районы, Аккүз авыл ФАПы фельдшеры
«Елның иң яхшы беренчел звено табибы» Олег Наумов, Кама Тамагының үзәк район хастаханәсе табибы
«Уникаль очрак» Республика клиник балалар хастаханәсе табиблары
«Сәламәтлек саклау тармагы легендасы» Лев Козлов, ТАССРның атказанган табибы
«Ел табибы» Роин Джорджикия, Татарстан һәм Россиянең атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – йөрәк-кан тамырлары хирургы

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге – «Лада» машинасы Рәзинә Мөгыйнова, Баулы районы Мортаза фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү