«Метроэлектротранс»ның элеккеге башлыгы Әсфән Галәвов тоткарланды

«Метроэлектротранс»ның элеккеге башлыгы Әсфән Галәвов аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаебен таныган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Агентлыкка мәгълүм булганча, аеруча зур күләмдә мошенниклык турындагы җинаять эше 15 июньдә ачылган.

Билгеле булганча, Әсфән Галәвов 2019 елда пенсия алды яшендә булган кешеләрне укыту чарасы үткәрү өчен илкүләм проект нигезендә 12 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирүне сорап, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә гариза биргән.

Акча бүлеп бирелгән, тик тикшерү версиясе буенча, бернинди укулар да үткәрелмәгән.

17 июньдә Әсфән Галәвовны тоткарлаганнар. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, берничә сәгать дәвамында аның белән тикшерүчеләр аралашкан. Ахыр чиктә кире каккысыз дәлилләр нигезендә «Метроэлектротранс»ның элеккеге башлыгы гаебен таныган.

Агентлык чыганаклары сүзләренчә, гаепләүдә башка эпизодлар да барлыкка килергә мөмкин.

 

 

 


Фикер өстәү