Чиләбедән Казанга кайтып килүче экскурсия автобусы йөк машинасы белән бәрелешкән: зыян күрүчеләр бар

Чиләбедән Казанга кайтып килүче экскурсия автобусы Чиләбе өлкәсендә йөк машинасы белән бәрелешкән. Зыян күрүчеләр турында анык кына мәгълүматлар әлегә юк. 13 яшьлек үсмергә авария булган урында ук ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Авария Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлының 571нче чакрымында бүген иртән-иртүк – Мәскәү вакыты белән 03:10 сәгатьтә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Mercedes Benz (автобусы ике йөртүче, 41 пассажир белән) томанда алда баручы прицеплы Mercedes Benz йөк машинасына килеп бәрелгән.
Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп туган хәлләрнең барлык нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль. Mercedes Benz пассажирлары, башка автобус килеп җиткәнче, юл янындагы кафеда утырып торган.


Фикер өстәү