Татарстанда балалар катнашында юл фаҗигасе булган: зыян күрүчеләрне авыр хәлдә вертолет белән ДРКБга алып киткәннәр

Төнлә Тукай районында юл фаҗигасендә зыян күргән ике баланы авыр хәлдә санавиация белән Казанга балалар республика клиник хастаханәсенә алып килгәннәр. Тагын ике бала Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлегендә дәвалана. Бу хакта Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә.

“Йөртүчеләр БСМПга озатылган, икесе дә – реанимациядә. Ир-атка операция ясаганнар, ул үз аңында. Хатын-кыз-йөртүченең хәле – уртача. Бер пассажирның иңбаш сөяге сынган – ул да хастаханәдә”, – дип билгеләп үтелгән сәламәтлек саклау идарәсендә.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, алдагы көнне республика юлында ике машина бәрелешкән. 7 кеше, шул исәптән 4 бала зыян күргән. Авария Чаллы – Зәй – Әлмәт – Түбән Кама автомобиль юлының 2нче чакрымында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “LADA Priora” (йөртүчесе – 36 яшьлек хатын-кыз), каршы як полосага чыгып, «LADA” машинасына (йөртүчесе – 50 яшьлек ир-ат) килеп бәрелгән. Ике йөртүче дә зыян күргән. Шулай ук “LADA Priora”ның дүрт пассажиры, шул исәптән өч бала (2015, 2017, 2022 елгы) һәм “LADA” автомобиленең 11 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү