Татарстанда үгез һөҗүм иткән ирне вертолетта Казанга озатканнар

Август азагында Кукмара районында 62 яшьлек ир-атны үгез сөзгән. Ир белән хатын урманга гөмбә җыярга барган булганнар. Алар гөмбә эзләп йөргәндә көтүлеккә килеп чыккан. Шулай уйламаганда аларга үгез һөҗүм иткән.

Хатынга зыян килмәгән, ә менә ярсыган үгез ирне чөеп ыргыткан һәм җирдән сөйрәп барган. Ирнең кабыргалары, иңбаш сөяге сынган. Сынган кабырга сөяге үпкәсенә зыян салганлыктан хәле начарайган ирне ашыгыч рәвештә вертолет белән Кукмарадан Казанга озатканнар.

Зыян күрүченең кабыргасына һәм иңбашына пластиналар куелган, үпкәсенең ертылган өлеше тегелгән. Әлегә хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.


Фикер өстәү