Айрат Фәррахов республика халкы сорауларына җавап бирә

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов республика халкы сорауларына  социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляциясендә җавап бирәчәк. Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә була.

Онлайн очрашуда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе: халыкның сәламәтлеген саклау, вакцинация һәм медицина үсеше турында сөйләшү булачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак — иң киң таралган һәм актуаль булганнарына кунак туры эфирда җавап бирә, ә кулланучылардан конкрет сорауларга аның ярдәмчеләре җавап бирәчәк.

#Татарстан-Онлайн программасының туры эфирын 1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә , Youtube платформасында карарга мөмкин.

 


Фикер өстәү