Дүрт йортлы авылның иң өлкән кешесе: «Хәзер тормыш бик рәхәт тә, әмма барыбер авыллар бетә, шуңа җаным әрни»

Балтач районындагы дүрт хуҗалыклы удмурт авылына баргач, иң сокландырганы һәм уйландырганы олы юл буена куелган заманча обелиск булды. Шушы авылда яшәүче Михаил аны ел әйләнәсе карап, кышын карын көрәп, чистартып тора икән. Беркем кушып түгел.

Шушы төбәкләр тарихын өйрәнүгә зур хезмәт куйган Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабында бу авыл тарихына багышланган кызыклы мәгълүматлар шактый. Баксаң, бу авылга чукындырудан качкан ике бертуган – Чепья авылы кешеләре нигез салган икән. Авыл исеме дә заманында мәҗүси мариларда таралган Янгыш (Янгуш – авылга нигез салучыларның берсе) исеменнән алынган дип фаразлана. 1884 елда авылда – 28, ә 1910 елда 34 хуҗалык булган. Әмма авыл зур булып үсеп китә алмаган. Янәшәдә зур, базарлы Чепья авылы булу, шулай ук егерменче гасыр башында булган зур янгын да үз эшен эшләгән: 34 йорттан 14е генә зарарланмыйча калган. «1871 елда авыл крестьяны Алексей Кондратьев үз йортында лавка ача, үз аты белән Казаннан товар ташып, сәүдә итә башлый. 1920 елда мәктәп, 1931 елда балалар бакчасы ачыла. Ул 1942 елга кадәр эшли, анда 40ка кадәр бала йөргән. 1929 елда авылда колхоз оеша. Анысы тиз тарала. 1931 елда кабат торгызыла, 1950 елда «Труд» колхозына кушыла», – диелә әлеге китапта.
Документта алты йортлы авыл булып саналса да (әле буш, ярымҗимерек өйләр тагын да бар), икесен дача итеп кенә тоталар. Авылда нибары дүрт йортта тормыш бара. Мария апа Коновалова – иң өлкән кешеләрнең берсе. Ул әле авылның шактый зур чакларын – 14 йортлы вакытын белә. «Авылда сыер һәм ат фермасы бар иде, әни унөч ел атлар карады әле. Безнең каршыдагы менә бу бушлыкта да йортлар булган, әнә тегендәрәк тә бер урам булган, – ди ул. – Әни авылдан кешеләрнең күпләп күченгән чакларын бик әрнеп сөйли иде. Ул чакта ягарга утын булмады, кешеләр шуңа Мари Иленә, шәһәрләргә күченделәр ди иде. Ул чакта кешеләр кызыктан чыгып китмәгәндер инде. Менә хәзер бик рәхәт тә, әмма барыбер авыллар бетә, минем шуңа җаным авырта. Бүген ни сәбәпле тарала соң алар? Авылда тормыш бик рәхәт бит. Газ кергән, асфальт юл бар, терлек, кош-корт асрыйм дисәң, шулкадәр рәхәт. Кая гына барсаң да, кайда яшәсәң дә, эшләмичә генә тормыш бармый, авырлык-проблемалар да булып тора. Мин үзем әллә кайларда яшәп карадым, Казахстанга да бардым, әмма бер генә җирдә дә яши алмадым, үз авылымнан матур җир тапмадым… Тәмле сулы чшмәсе юл аркылы гына, шунда ук урман башлана, тирә-якта җиләклек… Гөмбәгә, җиләккә килүче бик күп…»

Бүген Мария апа ике оныгы белән яши. Олысы Ярослав, Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Чепьяда торак-коммуналь хуҗалыкта эшли, Ксения Чепья урта мәктәбендә унберенче сыйныфта укый. Тәрәзә пәрдәләре үтүкләп йөргән кыздан: «Татарча аңлыйсыңмы соң?» – дип сораган идем, татарчалап: «Азрак аңлыйм», – дип җавап бирде. Тыйнаклык саклавы булган, бернинди акцентсыз, рәхәтләнеп татарча сөйләшә Ксения! «Балалар бакчасында ук татарчаны өйрәнгән идем. Сыйныфта без сигез укучы. Рус, татар, удмурт, мари балалары бар. Мәктәптә русча сөйләшәбез, һәрберебез ана теле дәресендә үз телен өйрәнә, удмуртлар белән һәм өйдә удмуртча сөйләшәбез», – ди ул.

Аларның күршесендә генә яшәүче 75 яшьлек Феодосия Дмитриева шулай ук авылның күп йортлы чагын сагына. Мин килгәндә Феодосия әбинең улы Михаил капка төбендәге ялан кадәр бушлыкны кардан чистарта иде. Баксаң, үзләре каршындагы обелискны да ел әйләнәсе карап, чистартып, кышын карларын көрәп тота икән ул. Үзе теләп. Дүрт кешелек авылда яуда калганнарга, сугыштан исән-сау кайтканнарга яңа, заманча обелиск булу уйландырды да, сокландырды да.
Дмитриевлардан астарак, урамның теге очында Поликарповлар гомер кичерә икән. «Ярый әле Светабыз бар дип сөенәбез, – дип, Чепьяда шәфкать туташы булып эшләүче авылдашларын Мария апа мактап туя алмады. – Нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, бер вакытта авырсынмый. Үзе ипле, бик белемле, әйбәт киңәшләр бирә, авырып китсәк, дәвалый».
Яңгырчыда яшәүчеләрнең тагын бер сөенече бар әле: күп еллар буш торган каршы якка берничә ел элек яшь гаилә – Филипповлар заманча, матур йорт-җир өлгертеп, яши башлаган. «Әти-әниләре – шушы авыл кешеләре, заманында Чепьяга күченгәннәр иде, өлкән уллары Славик Яңгырчыда өй салганга шулкадәр сөендек. Ул үзе үргән әйберләр цехында эшли, хатыны Юлия Чепьяда Саклык банкында, өч балалары бар. Алардан күреп, тагын күченеп килүчеләр булса ярар иде, дип телибез», – ди саубуллашканда, капка төбенә кадәр озата чыгып, Мария апа.
– Моңа кадәр биредә яшәүче һәр гаилә үзе казыткан кое-колонкалардан файдаланды, чишмә дә янәшәдә генә булгач, су трассасы сузылмаган иде. Үткән ел авылга су китерелде. Газ бар, асфальт юл бар. Урыны бик матур. Шөкер, соңгы вакытта бу авыл белән кызыксынучылар барлыкка килде. Хәзер өй салыр өчен урын сораган кешеләргә җирне шушы авылдан тәкъдим итәчәкбез, – ди авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин.
Яңгырчыларның хыяллары чынга ашсын дип теләргә генә кала.

Гөлсинә Хәбибуллина
Автор фотолары


Фикер өстәү