Татарстанда сайлаучылар өчен “Минем тавыш” тәүге онлайн-форумы уздырыла

Республикада 16 июнь көнне 14.00 сәгатьтә сайлаучылар өчен “Минем тавыш” (“Мой голос”) дигән тәүге онлайн-форум үзенең эшен ачып җибәрә.

Татарстанда яшәүчеләрне Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүдә нинди яңалыклар көтә? Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән нинди чаралар күреләчәк? Яңа чынбарлыгыбыз шартларында сайлауның “үтәкүренмәлелеге” һәм аны күзәтү ничегрәк булачак? Белгечләр онлайн-форумның беренче сессиясендә шушы һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышырга җыена.
Сайлаучылар өчен тәүге тапкыр үткәреләчәк “Минем тавыш” онлайн-форумында Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Николай Булаев, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев, Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, КФУ юридик факультетының конституцион һәм административ хокуклар кафедрасы мөдире Евгений Султанов, “Гражданлык контроле” ассоциациясе рәистәше, Россия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод, Татарстан Иҗтимагый палатасы Рәисе Зилә Вәлиева, “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе башкаручы директоры Алена Булгакова, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, В.Тимириясов исемендәге КИУ беренче проректоры Игорь Бикеев катнаша.
Оештыручылар әйтүенчә, форум утырышлары, 2020 елның 13 сентябренә кадәр, даими рәвештә – ике атнага бер тапкыр уздырылачак. “Минем тавыш” – сайлау законнарындагы үзгәрешләр, сайлауның үтәкүренмәлелеген һәм тавыш бирүне күзәтүне тәэмин итү буенча фикер алышу өчен даими мәйданчык ул.
Форум “Яңа чынбарлык: 2020 елда Татарстанда сайлаучылар өчен яңалыклар һәм сайлау үзенчәлекләре” дигән темага тәүге пленар сессия белән башлана. Утырыш Zoom платформасында оештырылып, “МойГолос.Онлайн” сайтында, YouTube каналында һәм социаль челтәрләрдә туры эфир аша тапшырылачак. Форум тамашачылары турыдан-туры эфирда белгечләргә үзләренең сорауларын бирә алачак.
Форумда үзең өчен уңайлы теләсә кайсы онлайн-мәйданчыкта:
“Минем тавыш” проектының рәсми сайтында https://мойголос.онлайн/
YouTube социаль челтәрендә – https://www.youtube.com/watch?v=wlVBcfWCnME&feature=youtu.b сылтамасы аша үтеп
Татарстан Республикасының Вконтакте рәсми аккаунтында (https://vk.com/nashtatarstan) катнашырга мөмкин.


Фикер өстәү