Андрей Кондратьев: Сайлау – Россия нинди булачак дигән сорауга жавап ул

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТНВ каналында узучы телемарафонда республика халкын сайлауның соңгы көнендә тавыш биреп калырга ашыгырга чакырды.

– Республика халкын сайлау участокларында көтәбез. Бүген – сайлауның өченче көне. Моңа кадәр өлгермәгән кешеләр тавыш биреп калырга ашыксын иде. Бүген тәмамланучы сайлау — яраткан авылың, калаң, республикаң, Россия нинди булачак дигән сорауга жавап ул, – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Андрей Кондратьев үзе балалары белән кичә тавыш биргән. Тормыш иптәше белән әнисе бүген тавыш бирәчәк.

– 81 яшьлек әнием беренче тапкыр өйдән тавыш бирәчәк. Участок комиссиясенә, килергә онытмагыз дип, ярты сәгать саен шалтыратып тора инде, – диде ул уенын-чынын бергә кушып.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, сайлаучылар бик актив. Республикада сайлауда барлыгы 16 меңнән артык күзәтүче эшли.

– Быелгы сайлау барышы белән халыкара күзәтүчеләр дә танышты. Алар бездә сайлауның ничек оештырылганлыгына шакката. Участокларда күзәтү камералары булу, күзәтүчеләр эшләү өчен алар өчен яңалык, – диде Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү