Андрей Кондратьев: Сайлауның беренче көнендә участокларда гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде

Татарстанда Россия Президентын сайлау дәвам итә. Бүген – сайлауның икенче көне.

Иртәнге 8.00 сәгатькә караган мәгълүматлар буенча, республикада барлык сайлаучыларның 37,7 проценты тавыш биргән. Республикада тавыш бирү хокукына 3 млнга якын кеше ия. Бу хакта журналистларга Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

— Иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да ачылды, кәефләр яхшы. Иртән Ижтимагый күзәтү үзәгендә булдым. Анда да актив эш бара. Бүген алар муниципаль берәмлекләргә дә, аерым алганда, Чаллы, Әлмәт шәһәрләренә, Арча, Алабуга районнарына чыгачак. Күзәтүчеләр сайлау штатлы режимда бара, ди. Халык участокларга килеп, үз тавышын бирә тора, — диде ул.

Кондратьев сүзләренә караганда, сайлауның беренче көнендә участокларда кагыйдә бозу, тәртипсезлек очраклары турында хәбәрләр килмәгән. Сайлау участокларында гадәттән тыш хәлләр дә теркәлмәгән.

— Мәгълүмати киңлеккә дә күзәтчелек итәбез. Кичә «кайнар элемтә» аша барлыгы 815 мөрәҗәгать кабул итеп алдык. Сорауларның кубесе федераль номерга килә. Алар үз чиратында ул сорауларны безгә юллыйлар, — дип ачыклык кертте Кондратьев.

Исегезгә төшерәбез сайлау көннәрендә махсус «кайнар элемтә» эшли. Анда шалтыратып, сайлау белән бәйле соравыңа жавап табарга, сайлау участогындагы кагыйдә, хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен түбәндәге номерлар буенча мөрәжәгать итәргә кирәк:

8-800-200-00-20
(843) 292-84-33


Фикер өстәү