Андрей Кондратьев: Сайлауда өйдән тавыш бирүне алдан кайгыртырга кирәк иде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга сайлауда өйдән тавыш бирү шартлары турында сөйләде.

— Кичә «кайнар элемтә»гә шалтыратучыларның өчтән бере өйдән тавыш бирү шартлары белән кызыксынды. Аларның күбесе, мондый мөмкинлек барлыгы турында белмәдем, алдан хәстәрен күрмәдем, дип борчыла. Кызганыч, хәзер моны эшләп булмый инде. Ник дигәндә система мәгьлүматларны эшкәртергә, бер участоктан икенчесенә күчерергә тиеш. Шуңа күрә өйдән тавыш бирүне алдан кайгыртырга кирәк, — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Андрей Кондратьевның әнисе дә быел беренче тапкыр өйдән тавыш бирәчәк. — Без гаилә белән өч көн дәвамында тавыш бирәчәкбез.

— Тормыш иптәшем кичә тавыш бирде. Мин үзем балалар белән бүген барырга жыенам. 81 яшьлек әнием беренче тапкыр өйдән тавыш бирәчәк. Участок комиссиясенә, чынлап та киләсезме дип, кимендә биш тапкыр шалтыратты инде, — диде ул уенын-чынын бергә кушып.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, сайлауда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә барлык шартлар тудырылган. Сайлау участокларының 93 проценты беренче катта урнашкан. Биредә пандуслар бар. Сукыр, чукрак кешеләр өчен дә шартлар тудырылган.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү