Дәүләт Советына өстәмә сайлауга 123 мең бюллетень әзерләнгән

Татарстан 11 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көненә тулысынча диярлек әзерләнеп беткән. Шушы көннәрдә типографиядә ике телдә 123 мең бюллетень бастырып чыгарылды. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тавыш бирүгә әзерлек турында сөйләде.

Искәртеп узыйк: 11 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә илнең 81 төбәгендә (шул исәптән Татарстанда да) 4,6 меңгә якын сайлау кампаниясе узачак.

Республикада Казанның ике округы буенча Дәүләт Советына депутат сайлау кампаниясе булачак. Тавыш бирүдә 123,1 мең кеше катнаша ала. Бу республикада яшәүчеләрнең 4 проценты. Сайлауны 2 территориаль һәм 53 участок сайлау комиссиясе оештыра.

Моннан тыш, бердәм тавыш бирү көнендә җирле үзидарә органнары депутатларының өстәмә сайлаулары узачак, алар Татарстанның 39 районындагы 181 округка кагылачак. Тавыш бирүне 42 территориаль һәм 177 участок сайлау комиссиясе оештыра. Сайлаучылар саны 51,2 мең кешене тәшкил итә. Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидат буларак 670 кеше теркәлгән.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, парламентка өстәмә сайлау өчен 123 мең 700 бюллетень әзерләнгән. Ибраһимов сайлау округына 45 мең 870 бюллетень тапшырылса, Пионерлар сайлау округына калган 77 мең 830 тавыш бирү бланкы биреләчәк. Андрей Кондратьев искәрткәнчә, бюллетеньнәр ике телдә әзерләнгән. 9 сентябрьдә әлеге бюллетеньнәрне участок сайлау комиссияләренә таратачаклар.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, тавыш бирү куркынычсызлыкның барлык таләпләренә дә җавап бирәчәк. Монда сүз тышкы куркынычсызлык турында да, сәламәтлек турында да бара.


Фикер өстәү