Путин ярдәмчесе россиялеләргә «кэшбэк» сүзеннән баш тартырга тәкъдим итте

Россиялеләргә, барыннан да элек, хакимият органнарына, «кэшбэк» дигән чит ил сүзеннән баш тартырга кирәк. Аңа Россия аналогын табарга була-әйтик, «кире кайтару», дип белдерә Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин.

„Барысы да диярлек “кэшбэк» диләр. Бәлки без моннан ераклашырбыз… Әйдәгез, русча „кире кайтару.рф“ дип яки башкача әйтик… Әгәр без мондый карарны кабул итсәк, кешеләр өчен файда булыр кебек тоела»,-дип яза, аның чыгышыннан өзекне РИА Новости.

 


Фикер өстәү